Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 09:59

Татарстан белән гарәп илләре арасында элемтәләр ныгый


Пәнҗешәмбе Казан Кирмәнендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, гарәп илләренең сәүдә, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы палатасы Генераль Союзы президенты, Fransabank Group компанияләр төркеме башлыгы Кассар Аднан җитәкчелегендәге делегацияне кабул итте.

Минтимер Шәймиев кунакларны җылы сәламләп, Кассар Аднан әфәнденең гарәп илләрен дөньяда таныту буенча зур эш башкаруын һәм аның бу юнәлештә беренчеләрдән булып баруын билгеләп үтте. Илбашы фикеренчә, Россия дә яңа шартларда гарәп илләре белән тыныч, тыгыз хезмәттәлеккә йөз тота. Татарстанның исә ислам дөньясы белән элемтәләре киңкырлы. Татарстан дөньядагы 21 гарәп иленең 14-е белән хезмәттәшлек алып бара. Төп партнерлар булып Судан, Мисыр, Сирия, Кувейт, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре тора. Аларга бездән нигездә, йөк машиналары, очу аппаратлары һәм төрле запас частьләр, каучук һәм резинотехник эшләнмәләр, агач материалы, оптик приборлар экспортлана. Татарстан Президенты билгеләп узганча, республикада нефть-химия, машина төзелеше тармагы нык алга китте һәм киләчәктә шушы өлкәләр буенча гарәп илләре белән уртак хезмәттәшлекне киң җәелдерергә мөмкин.

Президент белән очрашудан соң, анда катнашкан Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Александр Когогин, “гарәп илләре бизнесменнарының тәкъдимнәре кызыклы, игътибарга лаек һәм алар республикага зур күләмдә инвестицияләр кертергә әзер. Хәзергә 20 миллиард доллар күләмендә инвестиция турында сүз бара. Бу аеруча нефть-химия өлкәсендә, шулай ук белгечләр әзерләүдә Казан дәүләт университеты белән дә багъланышлар фаразлана”, - дип хәбәр итте.

XS
SM
MD
LG