Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан хөкүмәте башлыгына алмаш тапканнар…


Бу көннәрдә “Звезда поволжья” газетасының яңа саны янәдән кызыклы фикерләр, фаразлар китерә. Республикада үткән зур бәйрәмнәргә күзәтү ясый, сайлау алдыннан сәяси фиркаләрнең эшчәнлеген күрсәтә. Гәҗитнең беренче битендә гадәттәгечә баш мөхәррир Рәшит Әхмәтовның язмасы күзгә ташлана. “Башлану” исеме астында ул Татарстанда үткән зур бәйрәм чараларына үз фикерләрен белдерә, республика президентыннан алып, хөкүмәт башлыгын, шәһәр мэрының ярдәмчеләрен искә ала. Быелгы 30 август шау-шуын былтыргысы белән чагыштыра, Казан мэры Метшинның зәвыгы Исхаковныкына караганда югарырак ди, Әхмәтов мондый нәтиҗәне Казан үзәгендәге концерт номерларын караганнан соң ясый. Ничә елдан бирле зур бәйрәм чараларында бәдрәфләрнең аз булуы авторның эчен пошыра, кызларның егетләр бәдрәфенә кереп бергәләшеп тыныч кына йомышларын эшләү күренешләре сәер тоела аңа, менә шулай Русиянең 3нче башкаласы дәрәҗәсен алырга кәрәшәбез инде без ди ул. Язмада Алабуга, Әлмәттәге зур чараларда Мәскәү түрәләренең булмавы искә алына. Хөкүмәт башлыгы Миңнехановның Алабуганың 1000 еллыгын үткәрү комитетының рәисе, “Татнефть”нең директорлар шурасы җитәкчесе булып та Әлмәттәге, Алабугадагы бәйрәм чараларыннан читтә калуын Минтимер Шәймиев кушуы буенча эшләнелгәндер дип фаразлый. Язма авторы киләчәктә Рөстәм Миңнеханов урынына Илшат Фәрдиев булырга мөмкин дип яза, ләкин бу аның ишеткән сүзе генә була, үзе ул мондый фаразга каршы төшә хөкүмәт башлыгының ныклы кеше булуын әйтә. Шул ук язмада “Татмедиа” ның начар эшләве, “Яңа гасыр”телеканалының рейтингы түбән булу, рәсми газеталарның кирәкмәс материаллар язып кәгазь әрәм итүгә басым ясала. Газетадагы калган материаллар сайлау алды әзерлеген яктырта. Күпмедер кешегә, “Әгәр Думага сайлаулар сентябрьдә булса кайсы фиркагә тавыш бирер идегез?”- дигән сорауга җавапны халык фикерен өйрәнү үзәге эзли. “Звезда” шуның нәтиҗәләрен бастыра, сораштыруда катнашкан кешеләр иң күп тавыш “Бердәм Русия”гә биргәннәр, 48 процент, газета каян моның кадәр тавыш җыйганнардыр дип сорау куя… Хәзер сайлау кәгазьләрендә барсына да каршы дигән бүлек бетерелсә дә, сораштыруда катнашучыларның 9 проценты барсына да каршы дигән. 16 проценты бөтенләй сайлауга бармыйсы булган. Халык фикерен өйрәнүче үзәк шулай ук, сәяси лидерлардан кемгә тавыш бирер идегез дигән сорау да куя, монсында Путин иң күп тавыш җыя, аның койрыгына Медведев белән Иванов басып килә. Шул ук теманы дәвам итеп без күзәткән газета“Гадел Русия” фиркасе әгъзасы, Татарстан Дәүләт Шурасы депутаты Флүра Зиятдинова белән әңгәмә оештыра. Зиятдинова “Гадел Рүсия”не Шәймиевкә каршы фирка диюләре белән килешмим ди. Ул Казан урамнарындагы Татарстан президентының “Без булдырабыз!” шигаре “Бердәм Русия” өчен генә түгел, ә башка фиркаләр өчен дә әйтелгәндер дип җиткерә. Калган язмаларда газета мәгълүмат чараларыннан материаллар күчерә, аерым кешеләрнең Рүсия җитәкчелегенә язган хатларын бастыра. Рөстәм Исхакый
XS
SM
MD
LG