Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 23:15

Радослав Спассов: Фильмнарны төрле диннәргә бүлү кирәкми


Пәнҗешәмбе көнне Татарстанда “Алтын Мөнбәр” 3нче Халыкара мөселман киносы фестивале башланып китте. Тантаналы ачылыш җомга көнне “Пирамида” күңел ачу үзәендә узачак. Пәнҗешәмбе исә Татарстан киносы көне буларак билгеләп узылды. “Диллема”, “121”, “Кунак”, “Бабай” фильмнары күрсәтелде. Иң мәртәбәле кунакларның берсе - француз кино йолдызы Катрин Денев Казанга чәршәмбе кич килде. Жюри әгъзалары да Казан җирлегенә аяк басты. Алар арасында жюри рәисе, болгарстан кинорежессеры Радослав Спассов, “Мусульмане” телевизион проекты җитәкчесе Василий Антипов, фестивальнең даими катнашучысы Одельша Агишев, фин режиссеры Арво Ихо, Мисыр актрисасы Сафия Әл-Әмри, Ауропа кино һәм телевидение ассоциациясе генераль продюсеры Инал Шерип бар. “Диллема” фильмын карарга күбрәк журналистлар, студентлар килгән иде. Алар жюри әгъзаларын бераз көтәргә мәҗбүр булды. Жюри рәисе, болгарстан кинорежессеры Радослав Спассов Татарстанда булган вакытта борынгы Болгар белән дә танышырга теләвен әйтте. “Минем үз бабаларым яшәгән урынны һәм минем тарихи тамырларым тоташкан җирне күрәсем килә”, - дип белдерде Радослав Спассов. Мөселман киносы турында ул болай диде

Фильмнарны төрле диннәргә бүлү кирәкми. Хәзер кино аркылы халыкның мәдәнияте белән тиз арада танышырга мөмкин. Безгә күрсәтелә торган фильмнар да ул гомум кеше кыйммәтләрен истә тотып төшерелгән фильмнар. Кызганычка хәзер Европада күрсәтелә торган фильмнарда көчләү, кан кою күп.

Фестиваль кысаларында күрсәтелгән Татарстан фильмнарын, дини, яки дингә якын түгел. Алар хакында мин фильмнарның режиссерлары белән сөйләштем. “Дилема” фильмы режиссеры Рамил Төхвәтуллин:

Мин монда юл күрсәтергә тырыштым. Чөнки сайлау юлы бар. Эчке коллыктан котылырга кирәк, ә фильмдагы героиня югарылыктан курка. Ул аңа гасырлардан күчеп килгән

Рамил Төхвәтуллин фильмыннан соң Раил Садриевның “Кунак” фильмы тәкъдим ителде. Раил Садриев фильм турында болай дип сөйләде.

Раил Садриевның “Кунак” фильмы бәйгедән тыш тәкъдим ителсә, тиз арада гына төшерелгән “Бабай” дигәне бәйге кысаларында күрсәтелде. Аның режиссеры Альберт Шакиров:

Бу ике бабай турында. Алар беркайчан да күрешмәгәннәр һәм хастаханәгә эләгәләр. Бу ике бабай бер-берсенә бик ошаган булып чыга.

Франция кино артисты Катрин Динев пәнҗешәмбе Татарстан киносы көнендә катнашмады. Дөньякүләм танылган 64 яшьлек Катрин Казанның “Мираж” отелендәге иң яхшы бүлмәләрнең берсендә урнашты. 33 мең сум тора бер көне. Әмма белгечләр, Катрин өчен бу арзан дип белдерә. Пәнҗешәмбе Катрин Денев ТР Президенты карамагындагы Дәүләт һәм муниципаль идарә академиясе студентлар һәм укытучылар белән очрашты. Шәһәр белән танышты, аннан соң ул "Алъянс - Францез" оешмасында да булды. Җомга көнне француз актрисасы “Алтын мөндәр” фестиваленең тантаналы ачылышында катнашачак.

Ландыш Харрасова

XS
SM
MD
LG