Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүрия Израильне гаепли


Дәмәшк – Бүген Сүрия Израильнең хәрби очкычлары Сүрия күгенә рөхсәтсез керде, дигән белдерү ясады. Сүриянең рәсми САНА хәбәр агентлыгы, Сүрия көчләре ут ачып, аларны борылырга мәҗбүр итте, дигән хәбәр таратты. Хәбәрдә әйтелгәнчә, очкычлар корал ташлаган, әммә тарафларның берсенә дә зыян килмәгән. Израиль бу хәбәргә аңлатма бирүдән баш тартты.

1967 елда Израиль Голан калкулыкларын басып алганнан бирле, бу ике ил үз-ара сугыш халәтендә кала бирә.

XS
SM
MD
LG