Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лондон Төркияне берлеккә өнди


Истанбул – Британиянең тышкы эшләр министры Дэвид Милибанд, Төркия бар шартларны да үтәсә, Европа берлеге әгъзаларын бу илнең берлеккә керүенә киртә куймаска чакырды. Чәршәмбедә Төркия җитәкчеләре белән очрашу вакытында ул Анкараның берлеккә керү ниятенә хуплау белдерде: "Европа берлеген ябык христиан клубы итеп карау мәгънәсез. Берлектә әгзалык күп динлелекнең гомүм кыйммәтләр белән сыеша алуын күрсәтергә тиеш. Шуңа күрә мин Европа берлеге тулы хокуклы әгъза булган Төркиягә мохтаҗ, дип шикләнмичә әйтә алам" диде ул.

Европа берлегенең Франция, Германия кебек кайбер эре илләре, Төркиянең берлеккә керүенә шикләнеп карый.
XS
SM
MD
LG