Accessibility links

Кайнар хәбәр

Протон ракетасы казага очрады


Алматы – Бүген Казахстанның Байконур космодромында Русиянең Протон ракетасы һавага күтәрелгәндә казага очрады. Ракета галәмгә Япония иярченен чыгарасы булган, анда кеше булмаган. Ракетаның калдыклары Җизказган шәһәреннән 50 чакырым еракылкта килеп төшкән. Зыян күрүчеләр юк, диелә.

Казаның төгәл сәбәпләре әлегә билгеле түгел. Роскосмос ширкәте Протон ракеталарын җибәрүне вакытлыча туктатып торырга булды.

Протон ракетасының казасы соңгы тапкыр 1999 елда булган иде.
XS
SM
MD
LG