Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бала үтерүче Лилияне 12 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр


6 сентябрьдә Татарстанның Югары мәхкәмәсе 8 яшьлек баланы үтерүдә гаепләнгән Лилия Ежованы 12 елга ирегеннән мәхрүм итте. Үтерелгән кызның әтисе Фәнис бу канлы вакыйгаларга ышанмый. Бу канлы, куркыныч хәбәрне шаулап-зурлап 7 сентябрь санында “Комсомольская правда” газетасы язып чыкты. Әлеге газетаның төрле имеш-мимеш, сенсация язганын истә тотып башта без бу хәбәргә шикләнеп карадык. Шуннан Татарстанның Югары мәхкәмәсе белән элемтәгә кердек һәм түбәндәге фактлар, яңалыклар белдек. Ләкин мәхкәмәдә эшләүчеләр тавышларын радиога чыгарудан баш тарттылар. Вероника исемле 8 яшьлек кыз былтыр 21 сентябрьдә урамга уйнарга дип чыгып китә дә кире әйләнеп кайтмый. Бу кызның әтисе Фәнис белән әнисе Виктория бергә тормыйлар икән, аерылышканнар, икесе дә башка кешеләр яшиләр. Ләкин бу Вероника әти-әнисенең бергә булуын теләгән бугай, чөнки әнисе белән булса да әтисе янында еш булырга яраткан. Бу күренеш Фәнис белән канунсыз бергә торган Лилия Ежова исемле хатынга ошамый. 8 яшьлек Вероника югалгач башта аны чегәннәр алып киткәннәрдер дип уйлыйлар, төрле фаразлар була. Шулай эзләнә торгач югалган кызның әтисе белән торучы Лилия Ежовага шик арта бара. Ләкин берәүнең дә ул үтергәнлеккә ышанасы килми, хәтта бүген дә кайберәүләр ышанмыйлар икән. Хокук сакчылары эзләнә торгач күпмедер дәлилләр табып Ежованы эшләгән эшен үзеннән әйттерергә ирешәләр. Шулай итеп 2006 елның 21 сентябрендә югалган кызны Ежова урманга алып китеп суя, бу сүзләрне ул үзе хокук сакчыларына сөйли, үтергән, мәетне яшергән урыннарын күрсәтә. Тикшерү эшләрендә кирәкле фактлар, дәлилләр булса да. Бу хәлгә үтерелгән кызның әтисе Фәрит ышанмый, табылган мәет минем бала түгел ди. Өстәвенә ир-ат шул бала үтерүдә гаепләнүче хатынга бүген үк өйләнергә риза. Мәхкәмә вакытында да ул прокурорга безгә язылышырга иде дип тә итеп куя. 8 яшьлек Вероника исемле кызны үтерүдә гаепләнүче Лилия Ежованы Татарстан Югары мәхкәмәсе 12 елга ирегеннән мәхрүм итә. Күпләрне хатынның үзенең дә 11 яшьлек инвалид улы була торып ничек мондый куркыныч, кансыз, җансыз гамәл эшли алган икән дигән сорау борчый. Бу шимбә баланың мәетен җир куенына бирәчәкләр. Рөстәм Исхакый
XS
SM
MD
LG