Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 22:31

Тарихи һәйкәлме, әллә сәяси карачкымы?


Элекке Советлар берлегендә үзгәртеп корулар башланганга 20 елдан артык үтеп китсә дә, кешеләрнең аңында сәяси калыплар һәм элкке идеаллар яшәвен дәвам итә. бу бигрәк тә Совет символикасыннан аерыла алмау, үткәннәрне сагыну гамәлләрендә чагыла. Мәдәни һәм тарихи әһәмияте булмаган һәйкәлләр меңнәрчә авылларны һәм шәһәрләрне бизәп торалар. Ә хәзерге чорның тамгалары һәм бизәкләре нинди соң?

Чәршәмбе көнне Азатлык радиосының Казан бүлегенәКазанга Башкортстанның Туймазы шәһәреннән күчеп килгән Гамир Саниев килеп керде. Ул Татарстанда һәм башка төбәкләрдәге авыллардагы иске һәйкәләрне, манументларны карап, буяп торуга игътибар иткән. Мәгънә һәм сәясәт ягыннан да искергәннәрне нишләтергә соң?

Гамир Саниевка Казанның мәдәни һәм тарихи һәйкәлләре ошый, әмма кайбер һәйкәлләр аның өчен сәеррәк булып күренә. Мәсәлән, Ленинга бәйле урыннар, һәйкәлләр чамадан тыш күп. Таш такталар гына да дистәдэн артык. Тарихны никад(р хөрмәт итсәк тә, бераз киметергә дә мөмкин булыр иде дип саный ул. Шул ук вакытта Гамир Саниев рус мдәнияте классиклары, сәяси шәхесләр чамадан тыш түгелме дигән сорау куя.

Тарх белән кызыксынган кеше Казан Кирмәненә терәлеп торган Бауман урамының исеменә аптырый. Чыннан да ни өчен иң борынгы һәм иң мәгънәле Ташаяк урамы тирәсендә большивистик инкыйлаб әзерләүче Бауман исемен йөртә. Бауман турында һәйкәл яки тарихи язмалар шул ук урамның бер башында торса бер хәл ди Гамир Саниев.

Ә казанлылар моңа күнеккән инде. Бер-ике ел элек урамга яңа исем кушарга дигән тәкъдимнәр яңгырагач, бик күпләр, аеручы өлкән буын вәкилләре күтәрелп чыкты. Бауман да Бауман диләр. Хәтта Татарстан ил башы да урам җыелышында чыгыш ясап, ярар сез шулай дип әйтәсез икән, элекке калсын. Бу чыгышларыгызны референдум дип саныйбыз диде. Калуын калды ул, әмма Бауманны белүче дә ишетүче дә юк. Ветенинария институты Бауман исемен йөртә, һәйкәле дә шунда. Ә урамы Казан үзәгендә, Кирмән янында. Әйтерсең, Николай Бауман Казанны төзү, аны саклау белән бәйле.

Шул ук вакытта Казан тарихын гадел итеп язган өчен Сталин җәлләтләре тарафыннан атып үтерелгән Михаил Худяковка һәйкәл дә урам исеме багышланмаган. Беркем дә яңа ачылган исемнәрне мәңгеләштерүгә каршы түгел, әмам кешеләрнең башына Совет пропагандасы тарафыннан уеп калдырылган карашлар яши бирә. Һәр шәһәрдә, район үзәгендә Ленин урамы гына түгел, Калинин һәм Киров урамнары бар.

Каазндагы Киров урамы Мәскәү урамы дип элекке исемн кайтардылар кайтаруын, Киров мәдәният йортын филармониягә күчерделәр, ә һәйкәле Карл Маркс урамында тора. Гамир Саниев та башкалар да тархи вакыйгаларны һәм Совет заманы шәхесләрен оныту һәйкәлләрен җимерү ягында түгел. Әмам алар чамадан тыш күп. Район үзәкләрендә, авылларда һаман да әле котычкыч гәүдәле, балта белн юынып эшләнгән кебек, яисә гипстан коелган революция юлбашчысы тора.

1985 елда Казанның иң матур җирендә, нәкъ үзәктә Мулланур Вахитв һәйкәле калыкты. Һәйкәл әйбәт, кешесе дә әйбәт. Әмма бу шәхес Уфада биек яр буена кулган Салават Юлай образын хәтерләтә. Салават Юлаев башкортларның милли каһараманы дип санала. Дөрес, аның белән бергә яуга чыгучыларның күбрәге татар булган, әмма Татарстанда Бәхтияр Канкаев, яки Ханзафар батырга һәйкәл куелмаган. Галимҗан Ибраһимовка, Дәрдмәннең, Гаяз Исхакыйның, Фатир Әмирханның, Фатих Кәримнең һәм башка бик күп бөек затларның исемәрен мәңгеләштерүче сыннар юк. Азатлык тыңлаучыларының берсе татар эшчәләренең оясы булган Кристовников ширкәте, халыкча әйткәндә май заводы, мебель камбинаты тирәсендәге Вахитов мәйданының буш торуына аптырый. Күрәсең, Леонид Брежнев заманындагы берәр җитәкче татар мөселман һәм социалист оешмаларының вәкиле Вахитов хәзерге Тукай мәйданында торса дөрес булар дип санагандыр.

“Мулланур Вахитовны революционар дип беләм мин. Аннары бит әлеВахитов исемендәге мәйдан да бар сабын заводы янында. Ни өчен аның мәйданы бер җирдә, ә һәйкәле икенче урында, икесен дә бер урынга туплап булмый микән? Шулай булса әйбәтрәк булыр иде.”

Дөрес микән чын микән шәһәр советы нәкъ шушы мәсьәлә буенча референдум үткәрмәкче. Әмма андый бәхесле сораулар белән халыкка мөрәҗәгать иткәнч, хич югы бер-ике ел буе кемнең кем икәнен, ничек торганын аңлатырга кирәк диләр. Пәнҗешәмбе көнне ачык микрофонга җавап бирүчәләр Мулланур Вахитовны уңай каһарман дип санасалар да, аның кем булуын, аның иләр эшләвен ишетүчеләр аз. Димәк, Совет пропагандасы бары тик аерым затларның исемнәрен генә башка сеңдергән, ә җисемнәре, гамәлләре кирәк булмаган. Моңа кадәр соңгы тарихта бары тик 1992 елда гына республиканың статусы турында гына референдум үткәрелгән иде. Бик катлаулы, киеренке нәрсә икән ул. Элекке Свет кешесе референдумга чамадан тыш җитди карый. Әнә Швицариядә берәр күперне кая салу, тыкрыкны бору турында тиз генә референдум үткәрәләр. Ә элеке Совет төбәклләрендә хәл башкача. Анда кая чыксаң да, 20 гасырның уртасында һәм икенче яртысында куелган һәйкәлләрнең кургаш күзләрен игътибар белән карап торалар. Аларга хөрмәт белән карыйсың һәм бераз шүрләп куясың. Нәкъ шуңа күрә дә Гамир Саниев Азатлык студиясенә килеп керде. Бу теманы Азатлыкның түгәрәк өстәл сөйләшүендә дәвам итәнрбез. Бу турыда фикерләрегез булса, безгә хат языгыз. 420012, Казан 12, абонемент тартмасы 155.

Римзил Вәли

XS
SM
MD
LG