Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 03:19

Бин Ладен яңа мөрәҗәгать әзерли


Вашингтон – Әл-Каидә җитәкчесе Осама бин Ладен 11 сентябер һөҗүмнәренә 6 ел тулу уңаеннан яңа мөрәҗәгать ясарга җыена. Бу турыда Әл-Каидәнең мәгълүмат чарасы саналган Әл-Саһаб интернет сәхифәсе хәбәр итте. Яңа видео язманың кайчан пәйда булачагы әлегә билгесез. Соңгы тапкыр бин Ладен үз мөрәҗәгатен 2004 елда, АКШ президентын сайлау вакытында ясаган иде.

Ак Йортның иминлек киңәшчесе Франсис Таунсенд CNN телевидениесендә чыгыш ясап, бин Ладен чыгышлары ул коткы тарату, аны юк итү Кушма Штатларның төп максатларының берсе, дип белдерде.

XS
SM
MD
LG