Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 19:17

Гыйракта 7 американ хәрбие һәлак булган


Багдад – Узган тәүлек эчендә Гыйракта 7 американ хәрбие һәлак булган. Американ рәсмиләре әйтүенчә, 3 хәрби Найнава вилаятендә бомба шартлау нәтиҗәсендә, тагын 4-е Анбар вилаятендә бәрелешләр вакытында һәлак булган.

Ул арада, хәзерге вакытта Гыйрактагы американ хәрбиләре саны иң югары дәрәҗәгә – 168 меңгә җиткән һәм алдагы атналарда тагын 4 меңгә артачак. Генерал Ричард Шерлок, бу вакытлыча артуны гаскәр алышыну белән аңлатты – яңа хәрбиләр инде килгән, китәселәре әле китеп өлгермәгән, диде ул.

XS
SM
MD
LG