Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 06:10

3 ил белгече Пхеньянга бара


Вашингтон – Кушма Штатлар, Русия һәм Кытай белгечләре киләсе атнада Төньяк Кореяга барып, андагы атом ширкәтләрен туктатуны күзәтәчәк. Кушма Штатлар дәүләт секретаре ярдәмчесе Кристофер Һилл сүзләренчә, Төньяк Корея рәсмиләре белгечләргә инде чакырулар җибәргән. Алар Пхеньянга 11 Сентябрь барырга тиеш.

Һилл бу чараны Корея ярымутравын атомсыз төбәк итү юнәлешендә мөхим адым дип атады.

XS
SM
MD
LG