Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 23:54

Чуров: Әтием татарча сөйли иде


«Российская газета» 2007 елның 2 декәбрьдә парламент сайлаулары уздыруны билгеләү турында Русия президенты фәрмәнын басып чыгарды. Ул фәрмән президент имзалаган көннән түгел, матбугатка басылып чыккан көненнән көченә керә икән.

Үзәк сайлау комиссиясенең яңа билгеләнгән рәисе Владимир Чуров ул фәрмән матбугаттта чыкканны да көтеп тормый, 4 сентябрь көнне Русиянең мөфтиләр шурасында мөселманнар, дин әһелләре белән очрашу уздырды. Чуровны көтеп торган минутларда без Русиянең мөфтиләр шурасы рәисе, Русиянең Европа өлеше мөселман дини идарәсе рәисе Равил хәзрәт Гайнетдингә бу очрашу уңеннан бер генә сорау белән мөрәҗәгать иттек. Нигә хәкимият мөселманнар турында сайлаулар вакытында күбрәк искә төшерә микән. Әллә башка вакытларда да ихтибар бармы, дип сорадык без Равил Гайнетдиннән.

Ул, чынлап та шулай, террор гамәле, гауга булса, мөселманнарны гәепле итеп күрсәтергә форсат була. Уңышлар турында бик язарга тырышмыйлар. Ә менә сайлаулар алдыннан сәясәтчеләр активлаша. Әле Федерация шурасы рәисе Сергей Миронов 12 сентябрьдә Рамазан ае башланган көнне дә безгә килергә теләге барлыгын белдерде - диде, Равил хәзрәт.

Мөфтиләр шурасының конференцияләр залында узган очрашуга Мәсәкү һәм Мәскәү өлкәсе дин әһелләре дә , иҗтимагый эштә катнашучылар да килгән иде. Узәк сайлау комиссиясе рәисе Владимир Чуров үзенең чыгышын сорау белән, сезнең арада Туймазы районнары юкмы дип башлады. Ләкин залда туймазылар күренмәде. Мин үзем татарча белмим, ә менә минем әтием диде ул, татар мәктәбендә укыган, бик яхшы татарча сөйли, хаттә гәрәпчә дә яза белә иде, диде Владимир Чуров.

Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы бу очрашуга яхшы әзерләнеп килгәнен күрсәтте. Ул хаттә «Бакара» сүрәсенең 70 аят тәфсирен укып, ул юлларны бүгенге сәяси тормыш белән чагыштырып китте. Гомүмән алганда, Чуров сайлау кагыйдәләрен сөйләде. Яңа бюллетеннарны күрсәтте. Быелгы сайлауларда бары тик партияләр генә катнашачагы билегеле инде. Шул ук вакытта Чуров, Указ матбгатта чыкканнан соң 3 көн эчендә 21 яше тулган һәрбер кеше нинди дә булса партиядән 10 кеше тәкъдим иткән очракта үзенең нәмзәтен депутатлыкка күрсәтә ала дип белдерде.

Хәзер инде аерым партияләр дә үзләренең тоткан урыннарын ныгытып мөселманнарга мөрәҗәгать итәләр. Шул ук «Гадел Русия» партиясе рәисе Сергей Миронов рамазан ае башланган көнне мәчеткә килеп кенә калмый, икенче яктан да мөселманнарны үз ягына алырга тырышуы билгеле булды. Мәскәүдә шимбә көнне, 1999 елгы сайлаулар алдыннан төзелеп тә , соңгы елларда онытылган «Мәҗлес» дип аталган иҗтимагый хәрәкәт тә үз съездын уздырырга җыена. Съездны оештыручыларның берсе, без «Гадел Русия» партиясе тарафдарлары булачакбыз, бу хәрәкәтне яңадан торгызырга алар үзләре безгә тәкъдим итте. Бәлки шул партия аша үзебезнең нәмзәтләрне дә депутатлыкка уздырырга тырышырбыз дип белдерделәр. Ә менә ул нәмзәтләр кемнәр булыр, бәлки анысы 8 сентябрьдә Татар мәдәни үзәгендә узачак съезд барышында ачыкланыр.

Нәзифә Кәримова, Мәскәү

XS
SM
MD
LG