Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ генералы Конгресс алдында хисап тотачак


Гыйрак полициясе хәбәр итүенчә шыгыйлар өчен изге саналган Куфа шәһәрендә базарда шартлау булып кимендә 4 кеше һәләк булган, һәм 8зе яраланган. Корбаннарның икесе балалар. Ике ай элек парламентны ташлап киткән сөнни фирка эшләренә кире кайткан, дип хәбәр ителә. 1 ай эшләми торганнан соң бу атнада депутатлар эшләрен дәвам итте. Гыйрактагы баш хәрби җитәкче генерал Давид Петраус, АКШ хәрбиләренә мөрәҗәгәт итеп, Гыйрак хөкүмәтенең милли бердәмлек булдыру эше сүлпән бара, дип белдерде. Соңгы 11 айда Гыйракта иминлек артты, һөҗүмнәр кимеде, дип белдерде Петраус. Киләсе атнада генерал АКШ Конгрессы алдында Гыйрактагы вазгыят турында хисап тотачак.
XS
SM
MD
LG