Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Югалсам да, син көт мине” - 3


Татарстаннан эзләп табышканнар

Хөрмәтле радио тыңлаучылар! Азатлык радиосында “Югалсам да, көт син мине!” дигән сәхифәсендә бүген өченче тапшыруыбыз башлана. Тапшыруларда төрле илләрдә яшәүче, якыннарын югалткан милләттәшләребезгә бер- берсен табуда Азатлык радиосы ярдәм итә.

Русия телевидениесенең 1 каналында барган “ Жди меня” тапшыруының Казандагы вәкиле Илгизәр Шәрәфетдинов. Аларның хәзер Казанда Пушкин урамында офислары бар. Илгизәр Шәрәфутдинов белән без хәбәрләшеп торабыз. Ул безгә хәбәр итүенчә, аларга милләттәшләребез арасыннан бик күп хатлар килә икән. Соңгы көннәрдә аңа килгән хатлар арасыннан, Татарстан да яшәүче милләттәшләребез белән бәйле язмышлар турында килгән хатлар күбрәк тәшкил иткән. Менә аларның кайберләре:

Татарстанның Аксубай районы Иске Ибрәй авылында туып үскән һәм 1911елда Америкага киткән Вәлиҗан Хәмзә улы Шадеевны һәм шул ук авылдан Польшаның Белосток шәһәренә киткән, 1918 елда туган Хафиз Нургали улы Таиповны Резеда Әнвәр кызы Гәрәева 2002 елдан бирле эзли. Валиҗан Шадеев 1941-45 елларда фашистларга әсирлеккә төшкән булган. Һәм аның белән бер бүлмәдә утырган авылдашы әйтүенчә, американ хәрбиләре аларны фашист лагерыннан азат иткәннән соң, аны үзләре белән алып киткәннәр.

1973 елда Казан шәһәрендә туган Юсупова Роза Мөнир кызын, ике туган апасы Райш Марина Александр кызы эзли.

Ул хәзер Америкада эшли дие аның апасы. Әмма соңгы тапкыр без 1994 елда очрашкан идек, дип. Мин аның адресын да телефонын да белмим. Әмма аның хәзер фамилиясе үзгәргән дә булырга мөмкин. Элек ул Казанда яши иде.

1948 елда туган Шайхутдинов Марат Гали улын аны үзенең беренче хатыннан булган һәм 1971елда туган улы Шайхутдинов Ренар эзли. Ул Америкага , пешкән урынны кул остазлыгы белән дәвалау белгече буларак ,( ягъни ожоговая хирургия) эшкә чакырылу буенча киткән булган. Хатыны, ике кызы бар .

“Жди меня” теле тапшыруының Казан бюросына килгән хатлар арасында бер-берсен эзләүчеләр арасында күп еллар буе бергә яшәгән күршеләренең , якын дусларының бер-берсен эзләп табулары да игътибарны җәлеп итте.

Шуларның берсе : “Жди меня” телетапшыруының Казандагы ярдәмчесе аша, 20 ел күрешмәгәннән соң үзенең якын дустын эзләп тапкан Таһирова Галия сөйли. Ул Фәүзияне эзләп тапкан . Хәзер аны тыңлагыз.

1979 елдагы ахирәтем белән очрашырга теләп интернет аша “Жди меня” тапшыруына мөрәҗәгать иткән идем. Фәүзияне табып бирделәр, менә кичә генә очраштык. Бик күңелле очрашу булды. 20 елдан артык күрешмәгән булсак та, мин аны, ул мине, ерактан ук бик тиз таныдык бер-беребезне.

Көн бик матур иде, очраштык, сөйләштек, яшь чакларны искә төшердек. Мин кем безгә очрашырга ярдәм иткәнен төгәл генә әйтә алмыйм, әмма Фәузия, әйтте бик күп кеше шылтыратты дип . Мин аларның барысына да, бик рәхмәтлемен. Ният һәм теләк булса, эзләгән кешеңне табып була.

Ә хәзер сез ишетәсе хәбәр бер- берсен якын итеп күп еллар буе Якутский шәһәрендә яшәгән ике гаилә турында булыр. Аларның берсе- Башкортстанның Эстәрлетамак шәһәреннән булса, ә икенчесе Татарстаннан булган. Алар хәзерге вакытта Якутский шәһәреннән киткәннәр инде, әмма, бик тату булып яшәгән бу гаиләләрнең берсе ягъни, Тихоновлар гаиләсе Галиевләр гаиләсен эзләп тапкан. Бүгенге көндә Казанда яшәгән Галиевләр гаиләсенә без шылтыратып сораштык, гаилә башлыгы Шамиль Галиев үзенең шатлыгы белән уртаклашып, аларга табышырга ярдәм итүчеләргә рәхмәтләрен белдерде.

“Жди меня” программасының Казандагы ярдәмчеләре безгә шылтыратттылар һәм әйттеләр сезне эзлиләр Якутскийдан дип , без сезнең адресны аларга бирәбез, дип. Шуннан, без Казанга үзебез шылтыратып, безне эзләгәннәрнең телефонын сорап алдык. Һәм бүгенге көндә Эстәрлетамакта яшәгән безне эзләгән Тихоновларга шылтыратып сөйләштек. Сүз куештык көзгә очрашырга. “Жди меня” программмасының Казандагы ярдәмчеләренә без бик рәхмәтле”диде ул. Шулай итеп туганннарын, якынннарын дусларын, күршеләрен югалткан милләттәшләребез Азатлык радиосы аша да мәгълүмат ишетә ала. Азатлык радиосыннан ишетелгән “Югалсам да, көт син мине!”: тапшыруларыбызның текст варианты шулай ук хәзер “Безнең гәҗит” битләрендә дә урын алачак.

Тагын бер тапкыр кабатлыйм вәкиллекнең телефоны 8(843) 2.93.63.00 Казан Пушкин урамы, 15йорт.

Хөрмәтле радио тыңлаучылар, Азатлык радиосында ишетелгән “Югалсам да, көт син мине!” тапшыруын радионың интернеттагы сәхифәсеннән дә табып була. Интернеттагы сәхифәнең адресы www.azatliq.org

Дөнья җимерелсә дә, бер- берегезне эзләп табу өметеннән өзелмәгез, эзләүдән туктамагыз, сагыну-сагыш хисләрен, табышу-очрашу- кавышу кебек изге мизгелләргә әйләндерегез.

Мәликә Басыйр

XS
SM
MD
LG