Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөселман туе күңелсез бер мәҗлесме?


Хәзер яшьләр арасында мөселманча туй уздыру гадәткә кереп бара. Беренче чиратта мөселман туе дигәндә аракысыз-хәмерсез күңелсез бер бәйрәм күз алдына килә. Баштан аякка кадәр теренгән кәләш, сакаллы кияү, коры-коры вәгазь сымак котлаулар… Ә чынлыкта нәрсә нәрсә соң ул мөселман туе? Аны ничек уздыралар?

Бер танышым мөселман туенда булганнан соң, мондый күңелле туй әле күргәнем юк иде дип хисләнә-хисләнә сөйләде. Һәм Шәригатьчә яшәмәсә дә, үзе дә туен мөселманча уздырыга булды. Мөселман туй дигәндә, бүген Татарстанда беренче чиратта аракысыз-хәмерсез туй күз алдында тотыла. Андый мәҗлесләрнең күбесендә кыз да күпләр уйлаганча хиҗап белән түгел, кияү дә заманча карашлардагы егет була. Яшьләр бары туйда аракы эчеп, юк-бар сүләп утырудан качарга телиләр икән. Сер түгел, араларында аракыга акча кызганучылар да бар. Яшьләр үзләре бу юлны сайласа да, күпләренең ата-аналары мондый бәйрәмне хуп күрми, авыл җирендә аеруча.. Имеш күршеләр, туганнар ни әйтер.. Андый туй уза калса да, ишек алды тирәсендә берәр почмакта аерым өстәл әзерләнә. Кача-поса булса да 100 грамм салып керү гадәте бар.

Мөселман туе да инде гасырлар буе дәвам иткән гадәти туйлардан әллә нәрсәсе белән аерылмый да кебек. Аннары, мөселман туйлары арасында да аерма шактый. Кыз сатып алганда, җәзалар да иреннән үптерү түгел, ә Коръән аятен укыту, хәдисләр белү, туйны да Корьән аятьләре белән башлау - бу чын Шәригать кануннары белән яшәүче мөселман яшьләре туе. Ярты ай элек кенә журналист Илфат Фәйзрахмановның улы Зөлфәт белән Илүзәнең дә туе шулай узды. Чын мөселман туе нинди була соң дигәч Илүзә:

Чын мөселман туенда ирләр белән хатыннар аерым утырырга тиеш. Әмма моны әле аңлап җиткермәсләр иде.

Әгәр гади туйларда халык бераз эчеп алганнан соң, үз күңелен үзе ачса, мөселман туйларының мәҗлеснең күңелле узуы алып баручыдан тора, ди Радик Халиков:

Мин ике мөселман туенда булдым. Берсе – татар-мөселман туе гадәти традицион туй буларак узды. Ә икенчесе башка миләт вәкилләренеке кызыксыз булды – анда һәр кеше үзенчә аралашып утырды. Туйның ямьлелеге алып баручыга бәйле, чөнки хәмерле туйда кеше үз күңелен үзе ачса, монда исә тамадага бәйле.

Мөселман туйларын алып баручылар әлегә күп булмаса да – алар Казанда бар. Шуның берсе Амил Нур:

Мин 1996нчы елда аракылы туй ясаудан туктадым. Мөселман тамадаларына кытлык зуррак. Күпләр мөселман туе дигәч куркып кала. Моның берние дә юк – “Әйдә эчәбез” дигән урынга “Бәхетле булыгыз” дияргә кирәк. Аракылы туйлар балаганга әйләнде һәм килгән кунакларга кадер-хөрмәт күрсәтелми, туганнар бер-берсе белән танышып бетә алмый иде.

Амил Нур әйтүенчә, гарәп һәм төрекләрнең туйлары татар-мөселман туйларыннан башкачарак уза. Бездә һәр туган-дустыңа сүз бирелсә, аларда бары берәр зуррак җитәкче генә сүз тота икән. Көйләр-җырлар урынына да Коръән уку каралган. Мөселман туйларын алып баручы “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә белем алган Илшат Исхаков:

Беренче максат туйны кызык итеп алып бару, чөнки күпләр мөселман туе дигәч күңелсез чара дип уйлый. Күп әйберк кешенең үзеннән тора. Күңел ача белергә тиеш. Мөселман туе да гадәти туй кебек, бары анда мәзәкләр билдән түбән булмый. Шулай ук бәйгеләр дә уза. Җырлар да була.

Бәйрәмне билгеле Коръән аятьләре белән башлап җибәрәбез. Аннары таныштыру башлана – ул виноград яки чәк-чәк кабу белән алып барыла. Котлау сүзләрен әйткәндә “әмин” дип утыралар. Чөнки теләк ул дога бит.

Никах белән генә канәгать булмыйча, мөселман туен уздыру гадәткә кереп бара. Тамадалар инде заманага яраклашып, бу өлкәне дә өйрәнә башлады. Мөселман туйларын алып бару гадәтигә караганда ике тапкырга кыймәтрәк.

Ландыш Харрасова

XS
SM
MD
LG