Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омскида дини семинар


Омскида узган җомга-шимбә көннәрендә Русиянең Азия өлеше мөселманнары Диния Нәзарәтенә караган Хәер-Ихсан мәчетендә семинар-укулар үтте. Семинар авыл мәчетләре имамнары һәм рәисләре өчен оештырылган иде. Әйтергә кирәк, Омски өлкәсендәге авыллар мәчетләренең бер өлеше әлеге Диния Нәзарәткә караса, икечесе Себер ягы мөселманнары Диния Нәзарәте карамагында. Татар авыллары мәчетләре исә башлыча Себер ягы Диния Нәзарәтендә теркәлгән. Шуңа күрә аннан әлеге семинарга җыелган 30 имам һәм рәис арасында Тара районының Туралы һәм Междуречье имамнары гына булды. Рәсми даирәләрдән Омски өлкәсенең Федераль теркәү хезмәте идарәсе белгече Александр Чернов катнашты.

Семинарга җыелган дин әһелләре башта Русиянең Азия өлеше мөселманнары Диния Нәзарәте мөфтие Нәфигулла Әшировның Себер Федераль округы буенча тулы хокуклы вәкилен сайладылар. Бу вазыйфага Хәер-Ихсан мәчетенең рәисе Ануарбек хаҗи Җунысов тәкъдим ителде һәм ул бертавыштан сайланып куелды. Семинар барышында дәресләрне әлеге мәчетнең имамы һәм мөгаллиме Закир хәзрәт Шәрипов үткәрде. Ул имамнарның күпсанлы сорауларына җаваплар бирде. Соңыннан “Яшь буынны тәрбияләүдә имамнарның роле” дигән тема буенча озак кына фикер алышулар барды. Семинар эшенең икенче көнендә имамнар шәһәрнең Порт-Артур һәм Иман мәчетләрендә булдылар, бу мәчетләр мәдрәсәләренең уку-укыту алымнары белән таныштылар.

Бу елның февраль аенда мондый чара Себер ягы Диния Нәзарәте тарафыннан да үткәрелгән иде.

Розалия Сайганова, Омски

XS
SM
MD
LG