Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 07:24

Мәскәүдә “Мәҗлес” иҗтимагый сәяси хәрәкәтенең съезды узса да, дәүләт Думасына нәмзәтләр сайланмады


8 сентябрь, шимбә көнне Мәскәүнең татар мәдәни үзәгендә, Мәҗлес дип аталган гомүм Русия иҗтимагый сәяси хәрәкәте үзенең съездын уздырды. Биредә бу хәрәкәтнең программасы тикшерелде, үзгәртелгән яңа низамнәмәсе расланды. Чакыру кәгазендә дәүләт Думасына нәмзәтләр сайлау дигән матдә булса да, съезда, ни өчендер, ул мәсәлә каралмады. Бу иҗтимагый хәрәкәтнең тарихы 1999 елдан, ул вакытта да парламент сайлаулары алдыннан башланган инде. Сигез ел элек тә һәм хәзер дә бу хәрәкәтнең оештыручы Нефтегаз компаниясе президенты Леонард Рафиков. 1999 елда Мәҗлес сайлау блогы булып үз эченә «Нур», Бөтенрусия ислам конгрессы, Русия мөселманнары һәм Рефах дигән сәяси иҗтимагый оешмаларны берләштергән иде. Ул вакытта алар үз исемлекләре белән парламентка уза алмадылар. Бары тик Рефохның рәисе Абдулвахит Ниязов кына, бу блоктан чыгып, единство партиясе исемлендә дәүләт Думасына уза ала. Инде хәзер 2007 елның 2 декаберендә узачак парламент сайлауларында Мәҗлес оешмасы «Гадел Русия» исемлегенә керергә ниятли. Шунысын да әйтергә кирәк. 8 сентябрьдә узган съезда, делегатлар арасында исемнәре билгеле булган зыялы татарларыбыз аз булса, әзербайҗанлыларның бик күп булуы күзгә ташланды. Съезд делегатының берсе булган әзәрбайҗанлыТәүфик Гусеенов Мәҗлес хәрәкәтенә зур өметләр баглаганын белдерде. Мин Русиядә 42 ел торам инде. Минем илем Таулы Карабах иде, хәзер инде ул ил юк. Теләсәм дә теләмәмсәм дә мин Русия кешесе. Мин беркемнән дә курыкмыйм,ләкин балаларым өчен куркам. Әгәр дә эшләсәк, нәрсә булса да китереп чыгарырбыз, Бәлки бу хәрәкәттә Русиядәге милли азчылык өчен нинди булса да үзгәрешләр кертер дип өметләнәм, диде Тәүфик Гусеенов.

Мәҗлес иҗтимагый сәяси хәрәкәте җитәкчесе Леонард Рафиков гомүм русия иҗтимагый сәяси хәрәкәте үзенең съездын Мәҗлеснең максаты элек тә хәзер дә бер – хәкимияткә үтеп керү диде. Аны да тыңлыйк әле.

1999 елда Мәҗлес хәрәкәтен оештырган вакытта безнең алда бер генә максат- хәкимиятне үтеп керү. Анда булсак Русиядәге мөселманнар һәм милли азчылык мәнфәгатләрен кайгырткан кануннар кабул итәрбез дип уйлаган идек. Еллар узды. безне беркем дә кайгыртмый, без мәсҗлесне торгызырга булдык. Һәм безнең максат шул ук. Без үзебез Гадел Русия партиясенә мөрәҗәгат итек. алар сезгә рәхим итегез дип әйттеләрме дигәнгә, Рафиков, Менә без ул исемлекләргә ничек керербез. бу хакта Гадел Русиянең сентябр аенда узачак сезды күрсәтер инде диде. Мөселман сайлаучылары русиядә бик күп. Әзәрбайҗаннар гына биредә 4 миллионнан артык диде Леонард Рафиков.

Күпчелек әзәрбайҗаннар булса да сезда татарлар да бар иде. Шуларның берсенә,Русиянең халыклар дуслыгы университеты профессоры , фәлсәфи фәннәр докторы Абдул Нурурллаевтан бу оешмага нинди өметләр баглыйсыз дип сорадык.

Абдул Нуруллаев Мәҗлес хәрәкәтенең уңышын яшләрдә күрсә, сезд делегаты булган Әхмәт Галимов бу эшләрне сайлалулар алдыннан яҗадан торгызуына ятып калганчы атып кал инде бу дип аңлатты. Сез Әхмәт Галимов фикерләрен тыңладыгыз.

Шулай итеп, мәскәүдә гомүмрусия иҗтимагый сәяси хәрәкәте мәҗлес үзенең оештыру сездын уздырдңы. Алар Гадел Русия партиясе исемлекләре аша аз санлы һәм мөселман халыкларның мәнфәгатләрен кайгырткан кануннар кабул итәр өчен парламентка узарга ниятлиләр.

XS
SM
MD
LG