Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 06:45

Татарларның саны һәм сыйфаты


Татар милләтенең киләчәге турында уйлаганда, аның берничә елдан соң нинди хәлдә булуы, аң белем, мәдәнилек, бердәмлек турында гына фикер йөртмиләр. Нинди дигәннән соң тагын бер сорау туып килә. Без бүген күпме? Берничә ел элек, үзган гасырда татарлар саны күпме булган? Тагын берничә дистә елдан соң татарлар артырмы, кимерме? Бу сораулар бик кызык һәм мөһим. Чөнки мәдәнилек, милли рух, төгәл саннары белән үлчәнми. Милли үзаңны да чакрымнар белән үлчәп булмый. Ә менә статистика мәгълүматлары төп-төгәл саннардан тора. Ул я зурая, я кечерәя.

Бүгенге “түгәрәк өстәл” сөйләшүе татарларның демографиясе турында фаразларга багышлана. Бу сөйләшүгә сәбәп булган вакыйга этнологик мониторинг үзәге, Татар конгрессы һәм Тарих институты тарафыннан чыгарылган бер китапның дөнья күрүе. Дамир Исхаков, Марат Мостафин һәм Нияз Биктимеровның бу хезмәте “Татарлар 2005 елда. Демографик фараз” дип атала. Бу галимнәр унсигез елдан соң, ягъни 2025 елда татарларның саны ярты миллионга кимергә мөмкин дип фаразлый. Алар белән ризалашучылар да, аларны инкар итүчеләр дә юк. Бу бик четерекле мәсьәлә, чөнки әлеге очракта инкыйраз, милләтнең юкка чыгуы статистикасы турында сүз чыга. Кайберәүләр Гаяз Исхакыйның ике йөз елдан соң инкыйраз турында фаразларны да артык оптимистик дип саный. Чынлыкта эшьләр кая бара соң? Бүгенге сөйләшүдә тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков һәм аның яшь хезмәттәше Нияз Биктимеров фикерләреннән башка, милли хәрәкәт әгъзәләренең, галимнәрнең, журналистларның карашлары яңгырар.

Дамир Исхаков. Билгеле, һәрбер прогнозның нечкә яклары бар. Шуңа күрә бу прогнозның йөз процентка тормышка ашу дигән сүз түгел. Шулай да, безнең анда өч вариант бирелгән. Шуның уртачасы тормышка ашырырга мөмкин. Уртага прогнозның нәтиҗәсе бик шәп түгел. 2002 белән чагыштырганда, 2025 елга татар халкының саны Россия эчендә татар халкы саны ярты миллионга кимергә мөмкин. Моның үз сәбәпләре бар, димәк, безгә сан ягыннан түгел, ә сыйфат ягыннан үсергә өмет кала. Башка милләтләр арасында сан ягыннан да үсү бара. Сезнең күз алдында күренеп тора, әзербайҗаннарның, казахларның, төрекманнарның саны үсеп бара. Аларның демографик моделе башка төрле. Без русларга һәм Европа илләрендәге халыкларга. нык оший башладык. Кайбер Европа илләре халыкларын тискәре - “үсеш” буенча узып та киттек инде.

Нияз Биктимеров. Бу прогнозны эшләгәндә берничә ысул кулланды. Беренче чиратта, аналитик, яисә экспертлар бәяләмәсе. Һәр вакытта нинди генә прогноз булса да, без социаль-иктисади факторларны белергә тиеш. Икенчесе – экстраполяция ысул. Без билгеле булган аерым демографик күрсәткечләрне, аларның дитнамикасын өйрәнеп, шушы динамиканы билгеләнгән вакытка, 2025 елга күчердек. Һәм тагын бер метод – метод компоненты. Без бөтен структураны өйрәнеп, халыкның санын, миграция, үлү күрсәткечләрен кушып, нәтиҗәгә килеп чыгабыз.

Дамир Исхаков. Демографик процессларны нык кына бала туу һәм үлем ясый. Тагын бер фактор – читтән мигрантлар кайту. Татарларда үлем арта бара. Аннан соң, миграция буенча кайтучыларның саны кими бара. Татарларның читтән кайту потенциалы бар, әмма алар кайтырга теләми. Чөнки читтә яши торган татарларның төп массасы Урта Азияда яши. Анда тормыш шартлары яхшыра башлады. Аннан кайтучыларның саны азаядыр, без уйлыйбыз. Безне киметүче бер фактор – катнаш никахлар. Татарстанда алар дүрттән бергә җитте, читтә күбрәк тә. Иң әһәмиятлесе, туган балаларның өчтән бере катнаш никахта туа. Катнаш никахларның төп өлешен рус-татар никахләре тәшкил итте. Монда балаларның күпчелеге рус милләтен алалар. Катнаш никахлар сәбәбенә һәм башка ассимиляция процессларына чыгып 1979-1989 елларда 327 кешене югалтканбыз. Бу процесс әле кимеми.. Безнең фаразлар буенча, 2025 елга катнаш никахлар 36 процентка җитергә мөмкин. Билгеле, бу процесска каршы хәрәкәт итүче башка әйберләр дә бар. Мәсьәлән, дин ныгыса, катнаш никахларның өлеше кимергә мөмкин. Шулай ук, бер авыр зона бар – ул Башкортстан. Ике дистә ел эчендә анда татарларның саны кими бара. Хәзер Башкортстанда бер миллион татар булса, 2025 елда алар җиде йөз алтмыш меңгә калырга мөмкин дигән фикер бар. Аңа каршы торырга була, әгәр дә Башкортстанда татарларының милли аңын ныгытып булса. Татарларга каршы эшләр алып барылса, безнең пессимистик прогноз тормышка ашачак. Башкортстанда яшәгәч, мин башкорттыр дип уйлаучылар бар. Гомүмән Башкортстанда бик кызыклы социаль процесслар бара. Сез беләсез инде, хәзер милли республикаларда бик күп җирләр сатыла. Башкортстанда вотчина- осаба кайтарырга тырышалар. Әгәр дә вотчинниклар җирне күпләп ала башласа, аларның күп өлеше башкорт булып язылырга мөмкиннәр.

Безнең прогнозлар буенча, алдагы ике дистә ел эчендә татарлар эре шәһәрләрдә тупланыр. Ягъни авыл халкы кимиячәк. Физик яктан без шәһәр халкы булачакбыз. Римзил Вәли. 2025 халык санын алганда милиция һәм паспорт исемлекләре белән куллану, гомумән паспортларда милләт күрсәтелмәү иглан ителгән саннарның төгәл булмавына китерә. Замана чирләре дә, милли үзаң какшавы да, статистик мәгълүмәтләр дә татарлар санына таэсир ясый. Миграция, табигый үлемнәр, төп фактор буенча перепись сәясәте, административ ресурс никадәр кулланылачак, киметү яки арттыру ягынамы, милли үзаңның чыннан да тиздән югалуы нәрсә белән үлчәнә – менә шулар искә алынды микән? Татарстанда сигез мең дүрт йөз тәркәлгән наркоман бар. Наркоманнарның реаль саны сигез-тугыз тапкырга зуррак. Димәк, илле-алтмыш мең. Шуларның берсе дә унсигез яшькә кадәр тормаячак. Халык санын алу милли үзаң һәм наркомания факторлары чыннан да исәпкә алындымы? Каян алып сез биш миллион татар күрергә телисез унсигез елдан, үзегез әйткән факторлар булганда? Сез зур эш башкарасыз, ләкин унсигез елдан соң “Я хан үлә, я үзем үләм, я ишәк үлә” дигән өмет белән кабул итәргә мөмкин бу фаразны.

Дамир Исхаков. Ишәк тә, хан да үлергә мөмкин, әмма татарлар калачак! Бу бит реаль базага нигезләнеп эшләнгән прогноз. Кешенең тууы, үлүе билгеле булса, миграция билгеле булса, математик методлары белән аны санарга мөмкин. Дөрес, кайбер әйберләрне санап бетереп булмый. Билгеле, пессимистик карашлар булырга мөмкин. Әйтик, Россия буенча шундый прогноз бар. Илле елдан соң русларның саны илле миллионга кадәр калырга мөмкин. Бу иң пессимистик прогноз.

Нияз Биктимеров. Безнең прогноз Россия һәм аның субъектлары буенча алып барылды. Федераль округлар буенча да нәтиҗәләр ясадык. Җиде федераль округ булса, шуның өчесендә генә прогноз буенча халык саны арту күзәтеләчәк. Мәсәлән, Идел буенда 209 мең, Татарстанда дүрт йөз меңгә артса, әйтә алабыз, әгәр дә Татарстан булмаса, ике йөз меңгә кимрәк булыр иде халык. Үзәк федераль округта егерме биш мең, Көнъяк федераль округта ундүрт мең татар артачак. Төнъяк һәм Ерак көнчыгыш федераль округларда татар халык саны бетү дәрәҗәсендә. Якутия республикасында, Корякияда, Чукоткада татарлар саны нуль. Игътибар үзәгендә Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләре. Шушы чорда Мәскәүдә татарларның саны унбиш меңгә артыр дип өмет бар. Ә Петербур шәһәрендә, киресенчә, унбиш меңгә кими. Ленинград өлкәсендә татарлар саны артачак. Көнчыгыш Европа илләренә якын урнашкан шәһәрләрдә татарлар саны арту тенденциясе күзәтелә. Воронеж, Белгород, Тамбов өлкәләрендә арту күзәтелә, чөнки Молдова, Румыния (13 мең татар), Белоруссия (13,5 мең татар), Украина (140 мең татар) илләреннән миграция бар.

Рөстәм Гайнетдинов, тарих фәннәре кандидаты. Украинада татарлар саны 100 мең. Катнаш никахләр артык таралган, анда туган балаларның күпчелеге татар булып язылмый, я украин, я урыс, я бүтән милләт итеп языла. Ә Украинада рәсми 73 мең татар бар.

Дамир Исхаков. Көнчыгыш Европада татарларның потенциалы бар. Мәгълүмәт буенча Румынияда утыз биш-җитмеш мең татар бар. Бер яктан, бик сәер дип күренә, алар Россияга күчәме дигән сорау куйгач. Андый мөмкинлекне безгә хәл итә алмыйбыз. Без өйрәндек, миграция кайсы илләрдән ничек керә татарларга. Кайбер очракларда билгесезлек факторы дигән әйбер бар. Милли аңы бик ачык булмаган төркемнәр бар. Алар киләчәктә нинди милләтне сайлап алачаклар, безнең милли үзәкнең көченнән тора. Ни өчен татар белән урыс катнаш никахыннан урыс килеп чыга? Татарстанда катнаш никахта татарның милли аңы шактый нык. Ә баланы тәрбияләгәндә ул инде икенче әйбер. Монда милли чолганыш бик әһәмиятле. Татарларда традиция бар, милләтне әти ягыннан билгеләү. Әгәр дә әти татар икән, әни урыс – ул вакытта татар милләтен сайлыйлар. Мондый нечкәлекләрне без исәпкә алырга тырыштык. Без демографик хәләтебез ягыннан урысларга күбрәк охшый башладык. Әгәр дә без алардан аерылып торсак, үсү мөмкинлекләре булачак. Ассимиляциянең иң зур факторы – тел ягында, телне югалту. Катнаш мәктәпләрдән башлана ул. Ижевскида бер конференциядә әйтелде, әгәр дә һәр удмурт гаиләсенә ике бүлмәле фатир бирелсә, удмурт халкының саны артыр дип. Тагы бер ягы – авылдагы ситуация. Хәзер татарларның күпчелеге шәһәрдә яшиләр, балалар шәһәрдә туа. Авылда бала туу кими башлады. Болар барысы да реаль проблемалар.

Нияз Биктимеров. Гаилә кору. Россияны сиксән тугызынчы һәм ике мең икенче күрсәткечләрне чагыштырсак, гаилә кормау очраклары җиде миллионга арткан, ягъни кырык процентка. Икенчедән, Татарстанга килгәннәре күбесе – татарлар, киткәннәре – урыслар. 2002 елда Татарстанда татарлар 52,19 процент ала, ә урыслар 39, 15 процент. 1920 нче елларда Татарстандагы татарлар һәм руслар саны шулай ук булган. Алдагы елларда татарлар саны беркайчанда илле проценттан артмаган.

Фәрит Уразаев. Без бүген үзебезнең саныбызны төгәл хисапка алу дәрәҗәсенә үсеш иткән милләт түгел. Бу факт. Сыйфатсызлык. Икенчесе, социаль җимерелеш вакытында милләтләр кеше ресурсларын бер берсенә интервенция ясыйлар. Тагы йөз елдан үзгәреш булса да, ул кабатланачак. Тагы әйтәсе килә, мин катнаш никахларга каршы түгел, әгәр дә бу гаиләдә татар баласы туса.

Татар – башкорт проблемасы турында сөйләгәндә һаман сай йөзәбез. Дөнья күләменнән караганда, бу шул кадәр вак проблема, хәтта андый проблема юк та. Рус милләтенең киләчәге дә куркыныч астында.

Хәзер яшьләргә күбрәк ислам керә. Төрки дөньяда татар буларак без нинди урын тотачакбыз? Җирдә яшәргә сәләтле халык бүген демографик үсешне дә, сыйфатны да бирә. Бүген татар милләтенең 70 проценты шәһәрдә яшәсә, калганы – шәһәр тирәсендә торса, татарның киләчәге бар. Дамир әфәнде әйтүенчә, кызлар шәһәргә китә, егетләр авылда кала. Безнең милләттә ирләр культы гадткә кергән. Хәзерге чорда ирләрнең дәрҗәсе төшә. Нәтиҗәдә гаиләгә дә, хатын-кызларга яшәргә кыенрак.

Рөстәм Гәйнетдинов. Соңгы елларда чит ил татарлары тормышында бик күп үзгәрешләр булды. Миграциянең тәэсире көчәйде. Әйтик, сез Казахстанда 340 мең татар яши дип әйттегез, әмма андагы татарларның саны 240 мең генә. Күбесе Россиягә түгел, Һиндстанга, Әфганстанга, Японияга, Төркмәнстанга, Иранга күчәләр.

Алия Сабирова, журналист. Әгәрдә без Европага охшап, сыйфат ягыннан начараябыз икән, димәк татарларның аерым демографик программасы булырга тиеш. Монда Путин программасы гына җитми.

Римзил Вәли. Бик күп нәрсә Россиянең миграция сәясәтенә терәлеп тора. Дәүшәт програмамсы буенча мигрантларга 12 төбәккә кайтырга мөмкин- Калининград өлкәсенә, Ерак Шәрыкка, Үзәктәге урыс өлкәләренә. Татарстанга кайткан өчен өстенлекләр бирелми. Әмма Россиягә кайтучы мөһәҗирләр туган төбәгенә, татарларның рухи мәркәзе булган Татарстанга күчәргә теләсәләр, аларны беркем дә тыя алмый. Ә бит моның өчен хокукый шартлар, матди нигез булдырыр өчен өстәмә чаралар да күреп була. Татарстанның бар Чүпрәлесе, бар Чаллысы, бар Казаны. Үзенә күрә Татарстанда да Калининград, Камчатка, Себергә охшаш районнар һәм авыллар бар. Читтән күчеп кайтучыларны гүзәл табигатьле Татарстанга, Идел-Уралга урнаштыру мөмкин һәм кирәк. Татар оешмалары андый инициатива белән чыкса, әйбәт булыр иде.

Гадел Галәметдин
XS
SM
MD
LG