Accessibility links

Казанда "Валдай" халыкара клуб вәкилләренең җыелышы башланды


"Валдай" исемле халыкара клуб “РИА Новости” агентлыгы, оборона һәм тышкы сәясәт шурасы, "The Moscow Times " газетасы, “Россия в глобаль ной политеке” журналы тырышлыгы белән 2004 елда барлыкка килгән. Ни өчен клуб Валдай дип атала, чөнки, аның беренче җыелышы Валдай ял йортында уздырылган. Клубның беренче конференциясе исә Түбән Новгородта узган. Аның темасы “Русия ике гасыр аралыгында” дип аталган. Шул вакытта клубның җыелышларын һәр ел сентябрьдә үткәрү гадәттә кергән. Былтыр ул Хантый Мансийскийда узган. Быел исә Валдай клубының 100гә якын вәкиле Казанга җыелды. Алар арасында Русия, АКШ, Бөекбритания, Алман, Швейцария, Испани, Япон – барлыгы 12 илдән сәясәтчеләр, экспертлар һәм әйдәп баручы журналистлар бар. Дүшәмбе иртән узган очрашу вакытында, Татарстан президенты Русиянең киләчәге турында менә ни диде.

Хәзерге вакытта Русия алдында торган төп максат федератив дәүләт булу. Төбәкләрне дә бу мәсьәлә кызыксындыра. Русиянең тарихын ныклап белсәң, бу ил эчендә аерым дәүләт буларак яшәү, бу берәүгә дә файда китерми, милли, икътисади мәсьәләдә дә.

Моннан тыш кунаклар Татарстан Президентының республиканың киләчәген ничек күзаллавы, күпмилләтле республикада татарларның үзаңы ни дәрәҗәдә булуы, башка милләтләргә һәм диннәргә караш, күптеллелекнең ни рәвешле гамәлгә ашырылуы, террорлыкка каршы тору буенча нинди сәясәт алып барылуы һәм башкалар белән кызыксынды. Республика башлыгы Татарстанның икътисади үсеш моделе тәҗрибәсе белән дә уртаклашты.

Төштән соң Мираж кунакханәсендә утырышның төп өлеше башланып китте.

Сөйләшүдә Русиянең Көнчыгыш белән Көнбашыш арасындагы урыны дип аталды.

Клуб әгъзасы Игорь Зевелев илнең киләчәген болай күрә.

Соңгы арада, Русия үсеше, Кытайныкына якынлаша, бу базар икътисадының алга китешендә, бу эшләрдә дәүләтнең урыны зур булу, сәясәттә авторитариз төрләре булу.

Валдай клубының абруен күтәргән тагын бер нәрсә, ул да булса, һәр ел Русия президенты Влпадимир Путин белән очрашу. Быел президент белән очрашу буламы һәм нинди сораулар әзерләдегез дигәнгә ул болай җавап бирде.

Әлбәттә безне күп нәрсә кызыксындыра. Әмма минем, президентка, киләчәктә 2008 елда Русиядә сәяси системаларның ничек үзгәрүен ул ничек фаразлый икән дигән сорау бирәсе килә. Путин президентлыктан киткән очракта, бу безнең хәзерге президентыбыз белән соңгы очрашуыбыз булачак. Яңа президент белән дә без киләчәктә очрашуга өметләнәбез.

“Валдай” клубы бурычы – Россия буенча әйдәп баручы ил һәм чит ил белгечләренең Россия һәм җәмгыять турында дәрәҗәле фикерләр ишетә алучы халыкара эксперт мәйданын формалаштыру. Клуб делегатлары Русия дәүләте сәясәте курсына иҗади анализ бирү, якын киләчәктә Россиянең нинди юлдан атлавына күзәтү ясау, иҗтимагый-сәяси стройга кагылышлы күптөрле фикерләр туплау максатын билгели.

Дүшәмбе утырыш тәмамланганнан соң вәкилләр Казан дәүләт университеты, Төбәкара клиника-диагностика үзәге, “Казан” халыкара ат-спорт комплексында “Россия гражданнарына – уңайлы һәм һәркем ала алырлык торак” өстенлекле илкүләм проекты күргәзмәсе белән танышты.

Сишәмбе кунаклар республиканың дин әһеллләре белән очрашып, “XXI гасыр дөньясы: диннең кайтуы” исемле өченче сессия утырышында катнашачак. Бу мәсьәлә буенча, аеруча төркиләр һәм татарлар тарихы буенча без сезгә алдагы тапшыруларыбызда, дөньяның танылган тарихчысы, Франция академиясе башлыгы Элен Карер фикерләрен тәкъдим итәрбез.

Гадел Галәметдин.

XS
SM
MD
LG