Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 23:36

Нәваз Шәриф яңадан чит илгә озатылды


Пакыстанның чит илгә куылган элекке премьер-министры Нәваз Шәриф, бүген туган иленә кайткач, сак астына алынды һәм яңадан Сөгуд Гарәбстанына озатылды.



1999 елда, әлеге президент Пәрвәз Мөшәррәф җитәкчелегендә ясалган хәрби түнтәрелеш нәтиҗәсендә, Нәваз Шәриф хакимияттән читләштерелгән һәм, очкыч куып алып китүдә, шулай ук коррупциядә гаепләнеп, гомерлек төрмә җәзасына хөкем ителгән иде. Әмма бераздан аны, Пакыстанга 10 ел дәвамында кайтмау шарты белән, чит илгә чыгарып җибәрделәр.

Нәваз Шәриф бу ел азагында үтәчәк гомум сайлауларда Мөшәррәфнең хәрби режимына каршы торачагын һәрдаим белдереп килә иде.

XS
SM
MD
LG