Accessibility links

Кайнар хәбәр

Минтимер Шәймиев “Валдай” төркеме вәкилләре белән очрашты


Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев бүген Казанга килгән “Валдай” төркеме вәкилләре белән очрашты. Казанда “Валдай” халыкара фикер алышу төркеменең IV утырышы үтә. Анда катнашучыларны – 14 илдән килгән сәясәтчеләр, социологлар, икътисадчылар һәм журналистларны, шушы форумның рәсми өлеше башлану алдыннан, Минтимер Шәймиев ихлас сәламләде. Үзенең чыгышында ул кунакларны республиканың тарихы һәм анда яшәүче халыклар белән таныштырды.

Хәзерге Татарстан җирләрендә дәүләтчелек Болгар дәүләте сурәтендә Русь дәүләтчелегеннән дә элегрәк оештырылган, дип аерып билгеләде Минтимер Шәймиев.

Ике сәгатьлек очрашу барышында кунаклар Татарстан Президентына унбишләп сорау бирде.

“Валдай” халыкара төркеме 2004 елның сентябрендә оештырыла. Ул үз алдына ил һәм җәмгыять турында халыкара белгечләргә тулы һәм дөрес мәгълумат бирү бурычын куя. “Валдай” төркеменең Казандагы җыены ике көн дәвам итәчәк. Анда катнашучылар төрле чараларда катнашачак һәм дин әһелләре белән очрашачак.
XS
SM
MD
LG