Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 17:33

Галим Габделбәр Фәйзерахманов вафат


Габделбәр Фәйзерахмановны әле моннан берничә атна элек кенә хезмәттәшләре чын күңелдән кулын кысып чыгып килүче өр яңа китабы белән котлаган булган. Язучылар телендә табадан төшеп килүче, ягъни “сигнал экземпляр”ны тотып ул үзенең эш урнына Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһап Мәрҗәни исемендәге Тарих институтына килгән булган. “Моннан ике ел элек ул “Себер татарлары Русия дәуләте составында дигән темага докторлык диссертациясе яклады. Аның бу докторлык диссертациясе Татарстан китап нәшриятында бик саллы гына 400 биттән артык булган, рәсемнәр белән бизәлгән монография рәвешендә дөнья күрде”,- ди галим Тарих институтының урта гасырлар тарихы бүлеге мөдире Илдус Заһидуллин. Чыннан да Габделбәр Фәйзрахманов Себерне яратты. Ул үзенең хезмәтләрендә бөртекләп җыелган мәгълүматларга нигезләнеп биредә дәүләт Алтын Урда җимерелгәч барлыкка килмәгән, аңарчы ук оешкан дигәнне дәлилли. Милли дәүләт җимерелү фаҗигасе, Себерне колонизацияләү, себер татарларының тормыш хәле һәм аларның бердәм татар милләтенең бер өлеше булуы хакындагы фикерне ачып сала.

Фәйзрахмановның беренче феноменына килгән вакытта, аның себер татарлары турындагы зур хезмәте “История сибирских татар с древнейших времен до начала 20- го века” Һади Атласиның бу халык тормышына багышланган хезмәте чыгуга 100 ел тулганнан соң дөнья күрә.

Икенче феномен исә, Фәйзрахманов үзенең 70 яшьлеген беренче китабын чыгарып бәйрәм итә. Ә 75 яшьлегенә бүләге- докторлык диссертациясе яклый. Фәйзрахмановның өченче зур феномены ул башлаган эшенә мәңге тугрылыклы булу. Арча педагогия училищесын тәмамлагач ул фән юлыннан китергә хыялланган. Әмма ул вакыттагы коммунистлар таләбе белән аңа 27 ел колхоз рәисе булып эшләргә туры килә. Беренче фәнни эшен дә ул Татарстанда 8 нче бишьеллыкта авыл хуҗалыгы үсешенә багышлый. Бу 1981 нче ел була.

“Ул бик актив милли хәрәкәттә катнашты. Бүген инде без суверенитет елларын тарих итеп сөйлибез. Һәм инде шушы тарихта татар иҗтимагый үзәгенең роле бик зүр булды. Бү үзәкне оештыручы һәм Урал халыклары ассамблеясын оештыручыларның берсе Габделбәр абый булды”,- ди Илдус Заһидуллин. Чыннан да милли күтәрелеш еларында ул төрки халыкларны бер гаилә итү максаты белән Казакъстанга, Әзербәйҗанга, Төркиягә бара.

Габделбәр Фәйзерахманов әле эшләр дә эшләр иде ди хезмәттәшләре. Яңа гына булган Салават концертына барып кайткан ул. Яратудан түгел, ә концерт сәхнәсенең бүгенге торышын беләсем килде, дигән. Шулай да бергә тормыш иткән хатыны Әлфинур апаның февраль аенда дөнья куюы кайгысын кичерә алмаган ул. “Менә шушы олы кайгыны бик авыр кичерде. Кичерешләр күрәсең аның сәламәтлегенә йогынты ясагандыр”,- ди хезмәттәше галим Илдус Заһидуллин. Һәм алар бергә барлык мәкаләләрен, истәлекләрен туплап Тарих институтында китап чыгарырга җыена.

Наил Алан

XS
SM
MD
LG