Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 12:49

“Татэнего” җитәкчесе Илшат Фәрдиевка “Әл-Фәхр” Шәрәфле Орден бирелде


“Татэнего” ачык акционерлык җәмгыте җитәкчесе Илшат Фәрдиевка “Әл-Фәхр” Шәрәфле Ордены бирелде. Бүләкне Русия мөфтиләр берлеге башлыгы, шәех Равил хәзрәт Гайнетдин тапшырды. Әлеге орден Русия Федерациясендә мөселманнарның иң зур бүләге булып санала.

“Әл-Фәхр” бүләгенә бик сирәк кеше лаек була. Шәрәфле Орденга лаек булучылар Русия күләмендә барлыгы берничә генә кеше. Татарстан президенты Минтимер Шәймиев, Мәскәү мэры Юрий Лужков, Казахстан президенты Нурсолтан Назарбаев, Башкортостан президенты Мортаза Рәхимов, Тверь өлкәсе губернаторы Дмитрий Зеленин һәм “Татнефть” җәмгыяте җитәкчесе Шәфәгать Тәхәтдинов.

Үзе дин тотмаган, намаз укымаган Илшат Фәрдиев бу бүләккә ничек лаек булган дигән сорау туар. “Идел” журналы редакторы, язучы Нәбирә Гыйматдинова бүләкләү тантанасында булды. Бу вакыйгага аның фикере мондый.

Аудіо.

Ярдәмчеллеге, михербанлылыгы белән аерылып торган бу шәхес ярдәме белән республиканың бик күп төбәкләрендә яңа мәчетләр калкып чыкты, дини китаплар бастырылды, Хаҗга баручылар булды. Шунысын әйтергә кирәк, Татарстанда бер генә дин йортларында да түләнмәде дип ут өзелгәне юк. Ул да “Татэнерго” җитәкчесенең дин әһелләренә, халыкка, мөселманнарга хөрмәт билгесе. Илшат Шәех улының ярдәмен тоючылар күптөрле. Ятим балалар, картлар йортлары, физик мөмкинлеге чикләнгән авырулар, сугыш һәм тыл ветераннвры, әдәбият һәм сәнгать әһелләре, театрлар һ.б. ул хәтта болай ди, Аллаһы Тәгалә – ул ата-анадан да югарырак. Мондый сүзләрне әйткән кеше дингә ышана дигән сүз бит инде ул.

Мәскәүдә ачылган яңа Җәмигъ мәчетен электр энергиясе челтәренә ялгау өчен Русия мөфтиләр берлеге башлыгы Равил хәзрәт Гайнетдиннән 300 миллионга якын акча сораганнар. Анатолий Чубайс җитәкләгән энергетика ширкәте ташлама ясамый икән. Шунысын әйтеп үтәргә кирәк, Русия мәчетләрендә соңгы вакытта ут өчен зур күләмдә әҗәтләре җыелган, шунлыктан мәчетләрдә утларны сүндерәләр. Татарстанда мондый проблеманың булганы юк диләр. Бурычлары җыелган очракта да мәчетләр дә, чиркәүләр дә утсыз утырмавы турында Равил Гайнетдин ачык итеп әйтте. Мәскәүдәге мәчетне утлы итүгә “Татэнерго” ярдәм итәрме, юкмы, монысы билгесез.

Ландыш Гобәйдуллина

XS
SM
MD
LG