Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ачык микрофон: 6 ел элек 11сентябрьдә Америкада нинди фаҗигә булганын хәтерлисезме?


11 сентябрь Нью Йорктагы сәүдә үзәге манараларына булган террор һөҗүменә 6 ел тулды. Ул көнне 80 милләт вәкилләре, 3 меңгә якын кеше һаләк булды. Ә менә Казан халкы 11 сентябрьдә нинди фаҗига булганын хәтерлиме?

- Нью- Йоркта самолет килеп керә йортка.

- Юк хәтерләмим. 6 ел элек миңа 11яшь иде.

- Миңа ул вакытта 12 яшь булган. Күп кешәләр һәлак булды шул фаҗигадан. Интернеттан да караганым бар фотокарточкаларны да, телевизордан да карап белдем. Кемдер әйтә иде, террористлар самолетны кулга алганннар да махсус ясаганнар бу эшне, АКШ-ка үч итәр өчен, аларның илләренә гаскәрләрен керткән өчен. Садаам Хусейн бар иде бит . Менә шуның аркылы анда террорстлар подкупили американнарны һәм самолет махсус бәрелде, шул ике биек манара кебек биналарга. Ул ике манара 11 кебек тора иде. Шуңа да аны 11-че числода шартлатканнар. ОРТ каналында телевизордан караган идем шул турыдагы тапшыруны.

- Чарасыз калган гарәп халыклары үз илләрен шундый юл белән яклаудан башка, башка юл тапмаганннар. Мин аларны хупламыйм, алар гаепле. Чөнки алар бик күп гаепсез кешеләрне һәлак иттеләр. Әмма американнар башка халыклар алдында үзләрен идарә итүче дәүләт дип саный, һәм шуның өчен алар тиешлесен алдылар.

- Терроризм. Бен-Ладенның Америкага үч итүе. Үлемгә дучар ителгәннәр эшләде ул эшне.

- Нью Йорктагы ике зур манарадагы Халыкара Сәүдә үзәгенә самолет килеп бәрелде. Анда бик күп кеше һәлак булды. Аны үлемгә дучар ителгәннәр эшләде. Хәтерләргә кирәк, чөнки без дөньяда бер генә тапкыр яшибез.

- Имеш, мөселманннар эшләде бу эшне дип уйлыйлар . Мин алай, дип уйламыйм. Алай әйтергә ярамый. Анда бөтен нәрсә сәясәт эше.

- Бу соңгы еллардагы иң зур фаҗига булды. Әлбәттә, бар кеше дә бу турыда хәтерли. Менә бүген 6 ел бу фаҗигага. Моны ничек дип аңлатырга да белмим. Кем гаепле булганы турында төрле фикерләр йөри. Бу Бен- Ладенның һәм аның көрәштәшләре эше дип уйлыйм.

- Кызганычка каршы андый фаҗиганы хәтерлим. Бик күп кеше үлгәнен дә беләм. Америкада бүген, 11сентябрь көнне хәтер кичәләре үткәрелә шуңа бәйле.Татарстаннан бу хәтер кичәләренә кушылганннардыр. Без һәрберебез дә кушылабыз . Террорчылыкка- мөнәсәбәтебез тискәре. Һәм мондый фаҗигаләр булмасын иде дигән теләктә яшибез.

Мәликә Басыйр

XS
SM
MD
LG