Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Валдай” клубы утырышлары тәмамланды


“Валдай” клубының үз җыелышын Казанда уздыруы, күбесенчә дин мәсьәләсе белән бәйле. Аларны Татарстанда Мөселман һәм Христианнарның дус һәм тату яшәве гаҗәпләндергән. Шуңа да “21 гасырда дингә кайту” дип аталган утырышны алар монда уздырырга булганнар. Сишәмбе иртән узган очрашу вакытында Казан хакимияте башлыгы әлеге клуб әгъзаларына дин мәсьәләләренә карата үз фикерләрен җиткерде:

Бүген сез тикшерә торган сораулар, алар хичшиксез зур аһәмияткә ия. Җәмгыятне төзүче әйберләр буларак гаилә беррәттән мин динне дә куяр иде. Дин гаилә кебек үк бик уалучан. Аның нигезен нык булсын өчен һаман игътибар кирәк. Русия кешеләрендә элек электән дингә ачыклык бар иде. Татарстанда ике диннең гел янәшә баруына без шатланабыз гына.

Әлеге җыелышның Америка кушма штатларында берничә ел элек аяныч фаҗыга булган 11 сентябрь көненә туры килү сәбәпле, Госман хәзрәт башта исламофобия, гомумән, исламга террорчылыкка кебек карый башлау турында сөйләде. Соңрак республика мөфтие, кунакларга Татарстанда диннең торышын сурәтләде:

Бүгенге көндә Татарстанда дин, хәтта кайбер гарәп илләреннән дә яхшырак утеп кергән. Кайберәүләр дәүләт дин эшләренә кысылмаска тиеш диләр, минемчә аларның бергә эшләве күп уңайлыклар бирә. Аннан соң мәгариф системасына да дин үтеп керә башлады, быелдан без факультатив рәвешендә булса да дин нигезләре дәресләрен керттек.

Алдан әйтеп узганча әлеге чарада Русия, АКШ, Бөекбритания, Алман, Швейцария, Испани, Япон – барлыгы 12 илдән сәясәтчеләр, экспертлар һәм әйдәп баручы журналистлар катнаша. Алар арасында дөньяның танылган тарихчысы, бүгенге көндә Франция академиясе башлыгы Элен Карен да бар. Киң җәмәгатьчелеккә бу ханың үзенең төрки халыкларны өйрәнгән саллы хезмәтләре белән таныш. Шулай ук ул Инкыйлапка кадәр, Русиядә мөселманнарының торышын өйрәнгән галим. Бу аның Казанга өченче килүе, моңа кадәр ул 1992, 93 елларда булган. Бүгенге Казанны күреп Элен ханым шаккаткан:

Бу искиткеч шәһәр. 1000 еллыктан соң шундый күп үзгәрешләр, барысы да шулай зәвык белән эшләнгән. Монда миңа иң ошаганы шул биредә Христиан һәм Мөселман дин әхелләренең дус яшәве.

Татарлар турында сөйләшүне дәвам итеп Эрен Карен болай диде.

Мин татарлар тарихын яхшы беләм. Кичә президент белән сөйләшү вакытында ул җәдитчелек турында сүз кузгалтты. Мин бу агымны нык өйрәнгән кеше. Нәкъ менә җәдитчелер мөселманнарга яңа юл белән китергә, дини үзгәрешләргә өндәгән. Бу Гасплары фикерләре.Русиядә мөселман белән христиан динен янәшә алып бару. Шәймиев тә шул идеяне дәвам итә минемчә. Илнең кайбер җирләрендә бүген исламга караш бик радикал, исламның җәмгыяткә кире кайтуы бу бик мөһим нәрсә. Ислам турында бөтенләй ябык нәрсә турында сөйләү бу дөрес түгел. Төрекләргә карасак, шуны күзәтергә була, алар бүген күбрәк европага тартыла, әлбәттә бу татарларга да кагыла.

“Валдай” клубының Татарстанга рәсми сәфәре сишәмбе тәмамланды, чәршәмбе, вәкилләр Мәскәүдә премьер министрның беренче урынбасары Сергей Иванов һәм фирка җитәкчеләре Грызлов, Миронов, Зюганов, Жириновский, Белых һәм башкалар белән очрашачаклар. Җомга көнне вәкилләрнең Русия президенты Владимир Путин белән очрашуы каралган.

Гадел Галәметдин

XS
SM
MD
LG