Accessibility links

Кайнар хәбәр

Америкада 11 сентябрь фаҗигасе корбаннарын искә алалар


Америка Кушма Штатларында бүген 2001 елның 11 сентябрендәге фаҗига корбаннарын искә алалар. Бөтендөнья сәүдә үзәге биналары торган урында 3 мең чамасы мәрхүмнең туганнары җыелды. Нью-Йорктагы чарада корбаннарның исемнәре укып ишеттерелде. Вашингтондагы хәтер мәрәсимендә ил президенты Джордж Буш та катнашты.

Америка Кушма Шталары Сенатының эчке иминлек һәм Хөкүмәт эшләре комитетында ясаган чыгышында эчке иминлек министры Майкл Чертофф террор гамәлләреннән һәрчак уяу булырга чакырды. Комитет утырышы “6 елдан соң террор куркынычы” дигән темага җыелган иде.

Шул ук вакытта бүген интернет челтәрендә “Әл Каидә” башлыгы Өсәм бин Ладенның яңа видеоязмасы урнаштырылган. Анда Американың беренче санлы дошманы 2001 елда очкычларны куып алып китүдә катнашучыларның берсенә рәхмәт сүзләрен яудыра.
XS
SM
MD
LG