Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйракта шигый сугышчылары юк ителде


Гыйракта, американ хәрбиләренең Багдад шәһәре читендәге шигыйләр яшәгән төбәгендә махсус һөҗүме барышында 9 боевик юк ителгән һәм сигезе кулга алынган.

Август ае азагында башбирмәс шигыйләрнең башлыгы Мөктадә әс-Садр үзенең тарафдарларын алдагы ярты елда хәрби һөҗүмнәрен туктатып торырга чакырган иде.

Әмма, американ хәрбиләре мәгълүматларына күрә, кайбер башбирмәс сугышчылар Мөктадә әс-Садрның йогынтысы карамагына кермәүче төбәкләрдә полиция хезмәткәрләренә һәм гаскәриләргә һөҗүмнәрен дәвам итә.
XS
SM
MD
LG