Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 17:08

Төрекмәнстан Президенты икътисадка яңа сулыш бирү яклы


Төрекмәнстан президенты Гөрбангулы Бирдемөхәммәдов илдә икътисадый реформаларны тизләтергә һәм чит илләрдән инвестицияләр кертү өчен шартлар тудырырга ышандырды.

Хөкүмәт утырышында чыгыш ясап, президент ил министрларын дәүләт милкен һәм финанс чыганакларын нәтиҗәлерәк файдаланырга өндәде.

Узган елда вафат булган элекке президент Сәпәрморат Ниязов җитәкчелек иткән елларда көнбатыш илләре Төрекмәнстанга инвестицияләр салмый иде.

XS
SM
MD
LG