Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар хатын-кызлары Русия мәктәпләрендә Православ дине нигезләрен укытуга каршы чыга


Чәршәмбе көнне Казанда “XXI гасыр хатын-кызы: гаилә һәм җәмгыять” дигән Форум ачылды. Анда төрки хатын-кызларының иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре, галимнәр чакырылган. 1917 елны Казан шәһәрендә Русия мөселман хатын-кызларының I корылтае уза. Анда исә хатын-кызның җәмгыятьтә һәм гаиләдә тоткан урынына карата бердәм таләпләр һәм карашлар булдыру максаты куелган була. Шушы вакыйганың юбилее уңаеннан, XXI гасырда хатын-кызның җәмгыятьтәге урынын ачыклау, әхлакый тотрыклылыкны ныгыту юнәлешендә һәм хатын-кызларны берләштерү максаты белән Казанда Форум уздырырга карар кылына. Аны “Татарстан хатын-кызлары” Республика иҗтимагый оешмасы, Бөтендөнья татар конгрессы, “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы, Татарстан хатын-кызларының “Мөслимә” иҗтимагый оешмасы оештыра. “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Кәмәрия Хәмидуллина:

Чит илләрдән Финляндия, Украинадан килделәр. Русиядә исә 40 төбәктән килделәр.

Чәршәмбе көнне төштән соң «XXI гасыр хатын-кызы: гаилә һәм җәмгыять» форум кысаларында “Ак калфак” татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы президиумының киңәйтелгән утырышы каралган иде. Кәмәрия Хәмидуллина дәвам итә:

Сан ягыннан икенче урында торган татарларның Русия күләмендә балалар тәрбияли торган программасы булырга тиеш. Без бу проблеманы күтәрәбез. Татарлар укмашып яши торган төбәкләрдә һәм шәһәрләрдә татар мәктәпләрен ачу проблемасын күтәрәчәкбез. Аннары Русия мәктәпләренә Православ мәдәнияте нигезләрен кертү турында сөйләшәчәкбез. Русия ул күпмилләтле һәм күпдинле дәүләт, шуңа без моны дөрес дип тапмыйбыз һәм иртәгә булачак Форумның резолюциясенә кертергә җыенабыз.

“Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Кәмәрия Хәмидуллина белдерүенчә, әлеге утырыш Бөтендөнья татар конгрессының чираттагы Корылтаена да әзерлек нисбәтеннән дә оештырылган.

“21 гасыр хатын-кызы: гаилә һәм җәмгыять” форумының тантаналы ачылышы 13 сентябрьдә - пәнҗешәмбе көнне “Казан” милли мәдәният үзәгендә узачак. Аннан соң, хатын-кызлар 5 түгәрәк өстәлгә бүленеп эшләячәк. Аерым алганда, конгресс, “Казан” милли мәдәният үзәгендә, Русия Ислам университетында “Мәдәниятләр диалогында хатын-кыз”,“Глобальләшү шартларында милли үзаңны һәм мәдәниятләрне саклап калу”, “Ислам яңарышы һәм хатын-кыз”, “Заман яшьләре һәм дәвамчылык”, “XXI гасыр хатын-кызы һәм гаилә” темасына сөйләшүләр каралган. Пәнҗешәмбе көнне шулай ук пленар утырыш та булачак.

Ландыш Харрасова

XS
SM
MD
LG