Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 12:53

Япония премьер-министры Синдзе Абэ вазыйфасыннан китә


Япония премьер-министры Синдзе Абэ вазыйфасыннан китәчәк. Бу хакта ул бүген белдерде, әмма китүенең төгәл вакытын әйтмәде.

Синдзе Абэ Япония Хөкүмәтенә бер ел элек җитәкчелек итә башлаган иде. Ул чакта яңа премьер икътисад реформаларын дәвам итәчәген һәм саклану белән иминлек өлкәләрендә активрак сәясәт алып барачагын ышандырган иде.

Яңа премьер-министр террорчылык белән көрәшне дәвам итәргә тиеш, дип белдерде Синдзе Абэ. Аның фикеренчә, Хөкүмәтнең яңа башлыгы, бу өлкәдәге сәясәтне яхшы якка үзгәртү өчен, Берләшкән милләтләр оешмасы Баш ассамблеясенең чираттагы утырышында катнашса начар булмас иде.

Синдзе Абэ премьер булган чакта илдә берничә финанс гауга булды. Шулай ук хакимияттәге Либераль-демократик партия парламентның югары палатасына сайлауларда җиңелү ачысын татыды.

XS
SM
MD
LG