Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 23:55

Томск чернобыльчеләре яңадан ачлык игълан итте


Томск шәһәренең Чернобыль атом электр станциясендәге һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылары яңадан ачлык игълан итәргә булды. Быел башлаган ачлыкны алар март аенда туктаткан иде. Хәзер 70 кеше алмашлап ач торырга ниятли.

Чернобыльчеләр федераль хакимиятләрдән биргән вәгъдәләрен үтәүләрен таләп итә. Аларның медицина хезмәтләндерүенә һәм торак-коммуналь хуҗалыгы түләүләренә ташламалар булдыру, саулыкларына зыян килгән өчен компенсацияләр бирү каралган иде ул вәгъдәләрдә.

Томск чернобыльчеләре шулай ук, үзләренә фатирлар бирергә тиешле төзелеш ширкәте белән килешүне туктаткан өчен, шәһәр мэриясе гамәлләренә дә каршылык белдерә. Хакимиятләр тарафыннан апрель аенда ук бирелгән вәгъдәләрнең берсе дә үтәлмәгән диярлек.

XS
SM
MD
LG