Accessibility links

Президент кешесе - Флера Зиятдинова “Гадел Русия” вәкиле буларак дәүләт думасында урын алырга тели


Республикада һичшиксез зур абруе булган “Бердәм Русиядән” кала башка фиркаләр, сайлау алды җитә дип борчыла башлады инде. Икенчель фиркаләрдән, репсублика халкы кайсына күбрәк тавыш бирәр, Гадел Русия, Коммунистлар, Либераллармы. Бу исемлектә иң авыры “Гадел русия”гә эләгә ди белгечләр, чөнки. әлеге фирка әгъзалары шатый вакыт республика җитәкчелеге белән уртак тел таба алмады. Татастарн белән федераль үзәк арасындагы шартнамәне генә алыйк, ул вакытта Миронов шартнамәгә каршы чыкканда, Минтимер Шәймиев “Гадел Русиянең” Татарстанда бөтенләй тавыш җыя алмыячак дигән иде. Соңгы чиктә шартнамә кабул ителгәч, бу фирка республикада минималь 7% тавыш җыярга мөмкин дигән фикерләр күренгән иде матбугатта.

Шушы көннәрдә “Гадел Русия”нең чираттагы җыелышында, фирканең Татарстандагы исемлеген җитәкләүче итеп дәүләт шурасы депутаты Флюра Зиятдинованы билгеләнде. Әлеге ханым июнь аенда “Халык фиркасеннән” “Гадел Русиягә” күчкән, депутатлыкка кадәр тышкы икъадый элемтәләр министры урынбасары, Татарстан президентының дәүләт протоколы идарәсе җитәкчесе булып эшләгән. Шуңа да җитәкче даирәләрдә, ул “Татарстан президенты кешесе” буларак билгеле. Татарстан сәясәтчеләре бу йөрешне исә әлеге фирка әгъзаларының республика җитәкчелегенә якынаеп, киләчәк сайлауларда күбрәк тавыш җыерга теләүләре белән бәйли.

Флера Зиятдинова исә, җыелышта “Мин “Гадел Русияне” Шәһмиевка каршы булган оппозиция фиркасе дип санамыйм. Аларның фикерләре уртак. Аннан соң дәүләт идарәләрендә хезмәт иткән өчен генә аңа президент кешесе исемен тагу да ялгыш фикер. Безнең фиркане Татарстанда беркем дә ак җәймәләр җәеп каршы алмый. Һәр фирка үз язмышы өчен көрәшәчәк. Безнең максат исә, “Бердәм Русия”дән калган тавышлары үзебезгә карату”, дигән Флюра ханым.

Комерсант газетасының “Президент кешесе Гадел Русия” вәкиле буларак дәүләт думасында урын алырга тели” дигән язмада күренгәнчә, күп кенә сәясәт белгечләре фиркадән Ирек Муртазинның чыгарылуы да Флера Зиятдинова килү белән бәйле. “Гадел русиянең” төбәк бүлеге җитәкчесе Борис Наймушин әйтүенчә, Муртазин, фиркагә каршы колган гамәлләре өчен, алар арасыннан чыгарыла. Коммерсатка биргән әңгәмәсендә Наймушин болай ди: Муртазин 2002 елда президент матбугат сәркәтибе урыныннан алына, шуңа күрә ул республика җитәкчелегенә ачулы, һәм хаман аларга киресен эшлию Беләбез ул шәһәр башлыгын халык сайласын өчен көрәшә, Шәймиевтән күңеле төшкәнне сөйләүче китаплар чыгара, ул күбрәк үз мәнфәгатьләрен кайгырта. Соңгы вакытта аның эшләре фирканең идеологиясенә туры килмәде, шуңа күрә чыгарылды” ди Борис Наймушин.

Ирек Муртазин фикеренчә әгәр элегрәк, “Гадел русия” бер дә сайлауларга чыкмаган протест белдерүче халыкны җыеп 20-25% итавыш җыялган булса, хәзер Татарстан президенты белән бер сүзгә килеп, алар 16% та җыя алмыячаклар. Татарстан сәясәтчеләре шулай ук, “Гадел Русия” Татарстан президентына ярарга тырыша дигән фикердә торалар. Аның каравы фирка әгъзалары, республикада “Гадел Русиянең” төбәк бүлеген рәсми төркәү буенча президен хакимияте белән әле дә мәхкәмә эше алып бара.

Гадел Галәметдин.

XS
SM
MD
LG