Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 23:47

Чиркәү яндыручы тотылган


25нче август Баймакта чиркәү һәм чиркәү караучы йортларын яндырган иделәр. Узган елдан алып чиркәүгә ике тапкыр ут төртеп сүндерелгән булса, соңгы өченче тапкырында ул тулысынча янып бетте. Республиканың рәсми хәбәрдарлык чаралары моны халыктан яшерергә тырышсалар да, бәйсез чыганаклар соңлап булса да хәбәр иткәч, аларга иярергә мәҗбүр булган иделәр. Әлеге хәлләр Идел буе федераль округы җитәкчесе Александр Коноваловка барып җитү белән хәбәр бирүдән “иренгән” мәгълүмат чараларыннан аермалы, яндыручыны кот очмалы тизлектә табып та куйдылар. Баксаң, ул торыр җирсез бер сукбай икән. Ул чиркәү янындагы җирен йорты белән чиркәү караучыга салыначак бина урыны өчен саткан булган. Шулай итеп, йортсыз да, акчасыз да торып калып сукбайга әйләнгән булган.

XS
SM
MD
LG