Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алина Жукова иректә


Уфадагы билгеле хокук яклаучы Альмира Жукованың кызы Алина Жукова наркотик таратуда гаепләнеп башкаланың Октябрь районы мәхкәмәсе карары белән 7 елга ирегеннән мәхрүм ителгән иде. Хокук яклаучы моны үзе өчен кызыннан үч алу дип, наркотикларны ташлауны махсус оештырылуын шаһитлар ярдәмендә ачыклап чаң кага башлагач бу Русиянең үзәк гәзитләрендә басылды, артабан моны ил Президенты каршындагы Җәмәгатьчелек шурасы үз күзәтүенә алган иде. Шул хәлләрдән соң Башкортстанның югары мәхкәмәсе әлеге эшне карап, 7 елны 11 айга алыштырды. Нигә 11 ай, чөнки Алинаның ирегеннән мәхрүм булуына 11 ай тулып килә иде. Ниһаять, бу вакыт тулу белән Алина иреккә чыгарылды. Алина әнисе белән бергә үзен тулысынча гаепсез дип мәхкәмә карары чыгартканчы көрәшәчәген белдерде.Ул шулай ук төрмәдә яткан 11аенда күрелгән рухи зыян өчен акча түләтергә дә өметләнә.
XS
SM
MD
LG