Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тарихчы журналистларны чаң кагарга чакыра


Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының Ватан тарихы кафедрасы мөдире профессор Владимир Иванов журналистларны “Уфа-2” шәһәрчеген яклап чаң кагарга чакырды. Аның сүзләренә караганда, республика хөкүмәте казу эшләренә 2011нче елга кадәр вакыт бирүгә карамастан, төзүчеләр ашыктыра башлаган. Галим мондый тарихи урын Идел буенда икәү генә: иске Казан һәм “Уфа-2” дип исәпли. Аның сүзләренчә, “Уфа-2” борынгы Казаннан 500 елга өлкән.
XS
SM
MD
LG