Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 05:27

Русиядә пенсияләр күләме арта


Русия Дәүләт Думасы чәршәмбе көнне берьюлы өч укуда пенсияләрнең төп өлешен арттыру турында канунны кабул итте.

1 октябрьдән пенсияләрнең төп өлеше элекке 900 сумнан 1260 сумга күтәрелә. Шулай ук инвалидларга һәм ата-анасыз калган балаларга да пенсияләр күләме арта.

Ил хакимиятләре пенсияләрне артыруны алдан ук ниятләнелгән гамәл дип белдерә. Аның өчен чыганакларның пенсия фонды бюджетына электән үк салынган булуын әйтә алар.

XS
SM
MD
LG