Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ачык микрофон: Яңа Премьер-министр итеп тәкъдим ителгән Виктор Зубковның киләчәктә Русия Президенты булып калуы мөмкинме?


Чәршәмбе Русия хөкүмәте башлыгы Михаил Фрадковның гариза язып үз вазыйфаларын калдыру хәбәре халык өчен генә түгел, сәясәтчеләргә дә көтелмәгән яңалык булды. Русия хөкүмәте рәисе урынына Финанс мониторингы комитеты башлыгы Виктор Зубков тәкъдим ителгән. Ә менә Казан халкы әлеге яңа билгеләнү турында нәрсә уйлый икән? Яңа премьер-министр итеп тәкъдим ителгән Виктор Зубковның киләчәктә Русия Президенты булып калуы мөмкинме? Хәзер, Казан урамнарында шушы сорауга җавап биргән халык авазын тыңлыйк

Минем уйлавымча, Mедведев Президент булырга тиештер. Бу агитация түгел . Әмма Зубков президент булырга мөмкин түгелдер, дип уйлыйм. Фрадковны киң публика белгән булса, Зубковны киң публика белми.

Әгәрдә ярты елга гына булса, булырга мөмкин. Ә болай, соңыннан барыбер Путин тагын үзе калыр , дип уйлыйм.

Мин сәясәтче түгел. Мин мәгариф белән шөгельләнәм, балалар укыту белән шөгельләнәм. Ә мондый мәсьәләләрдән ерак торам . Һәм, мондый мәсьәләләр мине борчымый. Кушылучылар урынын алыштыруга карамастан, сумма үзгәрми.

Белмим , әйтә алмыйм.

Телевизордан ишеттем. Эшче һөнәреннән башлаган диделәр, Аннан кайдадыр авыл хуҗалыгында эшләгәне турында эшләве турында ишеттем. Минем пока үземнең кайгыларым баштан ашкан.

Бу дөньяда бар нәрсә дә мөмкин.

Бик мөмкин, Санкт- Петербург кешеләре бит, тегесе дә, монысы да.

Юк, әле анда башкалар да итәрлек. Путинның аның запасы бик күп, Санкт- Петербургта, анда әле ! Анда әле Сергей Иванов та булырга мөмкин. Ул чит илләр белән эш итү министры буларак бөтен җирдә Көнчыгышта да монда да киңәшмәләр үткәрә. Президент кебек, Совминның рәисе кебек эшләп йөри. Шулай булгач, ул калыр, дип уйлыйм.

Юктыр,

Мөмкин, белмим, үзем шулай тоям.

Путин, Фрадковны юкка гына алып куеп, аның урынына үзенең кешесе, Зубковны тәкъдим итмәгәндер. Путин соңынннан аның аша Русия белән идарә итәргә җыенадыр.

Белмим мин аны, бөтенләй дә белмим.

Мин үзем уйлыйм , Путин урынына Медведев калыр, дип. Чөнки ул яшь, талантлы, үзенең эшен күрсәтә белә , көн саен массакүләм мәгълүмат чараларында, телевизорларда күренә. Бу халык алдында аңа ниндидер реклама микән?

Юк, аны әйтә алмыймын. Андый сәяси әйберләргә карата бер нәрсә дә белмим, бер сүз дә әйтә алмыйм. Без тик филолог фәне буенча гына эшлибез.

Мин белмим киләчәктә нәрсә булырын.

Безнең илдә тик кенә бер нәрсә дә булмый. Аны тикмәгә куймыйлар, кешенең йә берсен, йә икенчесен. Кичә Сергей Иванов көлеп әйтте бит инде: Сергей Кужегетовның бүген юбилее. Гадәттән тыш эшләр министрлыгында И.О булып 20 нче тапкыр була, дип әйтте.

Дөнья хәлен белеп булмый. Нәрсә булса да булсын инде, алла боерса, кешегә генә җиңеллек килсен.

Дөньялар тыныч булса, бар да әйбәт булыр алла боерса.

Мәликә Басыйр

XS
SM
MD
LG