Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Алтын минбәр” тәмамланды


12 сентябрьдә 3 нче халыкара мөселман киносы “Алтын минбәр” ябылды. Инде белгәнегезчә, ул 6 сентябрь көнне Татарстан президенты Минтимер Шәймиев фатихасы белән ачылган иде. Ябылуда да, мөхтәрәм тыңлаучылар, шул ук кызыл келәмнәр, ак һәм кара лимузиннар, чара Казанның шул ук иң күркәм күңел ачу биналарыннан берсе Пирамида да, шулай ук күренекле йолдызлар “Мөселман”ны уйнаган Евгений Миронов, “Кенәри читлек кошындагы” Айдан Шенер, күренекле гарәп актрисасы Суфия Әл Әмри һәм башкалар, һәм башкалар… Утырыр урыннар бетеп басып торган тамашачылар…

30 илдән 49 фильм күрсәтелгән бу фестивальне оештыручылар бәйрәм тәмам дисә дә, хатирәләр кинотеатрлардагы тулы залларда кино караган тамашачы хәтерендә дә озак сакланыр. “Алтын минбәр”нең иң зур бүләген режиссер Нәсер Хемирның “Баба Азиз” дигән киносы алды. Бу фильмны төшерүдә 7 ил катнашкан. Әсәр чүлдә адашкан сукыр дәрвиш Гәзиз бабай һәм аның оныгы Иштәр турында.

Казанда “Алтын минбәр”не йомгаклау тантанасы барган кичтә Рамазан ае керде. Махсус бүләкне тапшыру өчен сәхнәгә күтәрелгән Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Исхакый бу хакта әйтеп узгач, Рамил Төхвәтуллинга мөрәҗәгать итеп: “Безнең балаларыбыз, оныкларыбыз борынгы тарихыбызны сезнең фильмнар аша белә башлады”,- дип әйтте. Һәм тамашачылар күңелен яулаган өчен махсус бүләкне “Дилемма” әсәренә тапшырды. Татарстанда эшләнгән кинолар арасында тагын бер әсәр, ул бәйгедә катнашмады, режиссер Альберт Шакировның “Бабай” исемле киносы Халыкара ТЮРКСОЙ оешмасының махсус бүләгенә лаек булды.

Кыска фильмнар арасында татар- башкорт милли рухын яктырткан Тукайга багышланган “121” һәм Уфадан “Ике хатын” дигән ике әсәр катнашкан иде бу фестивальдә. Бөтендөнья татар конгрессы Тукай рухын ачкан өчен үзенең махсус бүләген режиссер Салават Юзеевка тапшырды. Ә “Ике хатын” 14 кыска фильм арасында җиңеп чыкты.

Әсәрдә вакыйга 1951 нче елда кечкенә генә бер башкорт авылында бара. Төп геройның ире төньяктагы төрмәләрнең берсендә утыра. Һәм хатынының үзенә килүен үтенә. Әмма бик күп сәбәпләр аркасында ул бара алмый һәм үзенең дустына иренең икенче хатыны булырга тәкъдим итеп, аның янына баруын үтенә. Әсәрдә сценарий авторы һәм режиссер Флүзә Фәршатова моның артында нәрсә ятуын ачыкларга тырыша.

“Алтын минбәр”нең дилбегәсен үткән фестивальләрдә Казан һәм Мәскәү тартса, бу 3 нче бәйрәмгә Төмән дә килеп кушылды. Кино сәнгатенә керткән зур өлеше өчен үзе исән булмаса да гарәп режиссеры Мостафа Әл Әккадуга махсус бүләк тапшырылды. Бу бүләкне алган аның дуслары Акбас Тани һәм Белал Таналти режиссерның эшләрен мөселман дөньясына алып килгән зур кыюлыгы дип атады. “Ул беренче тапкыр олы кыюлык белән исламның һәм гарәп дөньясының традицияләрен кино аша бирергә тырышты”,- диде алар. Бу махсус бүләкне Төмән өлкәсе татарлары конгрессы президенты Нурулла Саттаров тапшырды. Ул бу фестивальнең уникаль булуын әйтеп: “Бу хакта президент Минтимер Шәрипович әйтте, ниһаять бу фестиваль Казанныкы булачак“,- диде.

Әнә бит Канның, Торонтоның, Венециянең, Мәскәүнең һәм башкаларның үз фестивальләре бар. Ә нигә Казанныкы булмаска тиеш соң әле? Моңа кадәр булган өч фестивальдә Казан сүзенә артык зур ихтибар булмады. Татарстан хөкүмәте башлыгы урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева әйтүенчә, бүгеннән үк киләсе фестивальгә эш башлануга Казан сүзенә зур басым ясалачак. Бәлки оештыру, үткәрү эшләрендә Казан хакимияте үзе җигелеп тартыр, ә мәдәният министрлыгы төп ярдәмче һәм юнәлеш бирүче генә булыр. Ансы туасы көн кулында.

Наил Алан

XS
SM
MD
LG