Accessibility links

Кайнар хәбәр

Виктор Зубков вакытлы премьер - министр әллә булачак президентмы?


Татарстан хокүмәтендә ай саен яңа министр билгеләнсә, Русиялеләр, бу мәсьәләдә, мулдан башлады. Бу көннәрдә министрлар гына түгел, ә Русия хокүмәте башлыгы үзе алмашыначак, чөнки Михаил Фрадков үз вәкаләтләрен туктатуны сорап, пәнҗешәмбе көнне Президент Владимир Путинга мөрәҗәгать итте. Фрадков үзенең үтенечен президентка сайлаулар алдыннан төрле карарлар кабул итүдә, шул исәптән кадрлар мәсьәләсендә дә тулы иреклек тәэмин итү теләге белән бәйләп аңлатты. Владимир Путин Хөкүмәтнең урыныннан китүенә ризалыгын бирде. Русия хөкүмәте рәисе урынына Финанс мониторингы комитеты башлыгы Виктор Зубков тәкъдим ителде. Виктор Зубковны бу вазыйфада раслау мәсьәләсе җомга көнне үтәчәк утырышта каралачак.

Путин бу йөреш белән нәрсәгә ирешергә тели. Виктор Зубков вакытлыча премьер-министрмы, әллә Путин урынына калучымы? Ник дигәндә, чөнки хәзерге ил башы Птинның үзе белән дә шулай булды бит. Премьер-министр итеп билгеләнеп, ярты ел узгач президент итеп сайладылар. Яңа премьерны шундый ук юл көтәрме, юкмы? Бу сораулар бүген күп кенә сәясәт белгечләрен кызыксындыра. Азаитлык радиосында сезгә, әлеге мәсьәләгә сәясәтче, “Звезда Поволжья” газетасы баш мөхәррире Рәшит Әхмәтов фикерләрен тәкъдим итәбез.

Хәзер Сергей Иванов Бердәм Русияне җитәкләр, бу фирка тарафыннан президентлыкка кандадат буларак тәкъдим ителәчәк. Минем фикеренчә Иванов Путиннан көчлерәк шәхес һәм тәхеткә менеп утыргач, ул Путинга каршы чыгарга мөмкин. Шуңа күрә Путин үзенә көчсезрәк дәвамчы эзли. Зуков җәмагатьчелеккә танылмаган, соры шәхес булса да, Путин аңа ышана.

Бу мәсьәлә ике юл белән чишелергә мөмкин. Я Путин Зубковны премьер министр итеп калдыра һәм шул рәвешле, илдә яңа президент булса да, бөтен эшне үз кулында тота, я бөтенләй Зубковны президентлыкка тәкъдим итәргә мөмкин. Чөнки аның үз йөзе юк, һәм ул Путин ишәхесенә генә тотынып торачак. Минемчә, Зубков президент булсада бары тик техник башлык булып кына торачак, чөнки Путин кире ил башлыгы булырга тиеш. Сочида чыгыш ясаган вакытта, ул “Олимпиада вакытында мин кире президент булачакмын инде” диде. Ләкин соры тычканнар да үз хуҗаларына каршы чыгарга мөмкин. Хруҗевны искә алыйк, ул да бит Сталин кешесе кебек хакимияткә килә, аннары аңа каршы бара. Бу очракта да шулай булырга мөмкин.

Сайлаулар турында сөйләшкәндә шуны әйтергә кирәк, Татарстан президенты Минтимер Шәймиев, Путин өчен бик кадерле кеше икән. Ник дигәндә чөнки ике ел элек, Татарстан президентын вазыйфаларын калдырып китү турында сорагач, Путин аны сайлауларны уздырганчы гына булса да калырга сораган. Чөнки Русия президенты фикеренчә аның үзенә ничек кирәк шулай итеп Татарстанда сайлауларны бары тик Шәймиев кенә үткәрә ала, һәм ул аңа ышана икән. Бу турыда Минтимер Шәһмиев, “Валдай” клубы белән очрашу вакытында әйтте. Президентның бу сүзләре нәрсәне аңлата, аның үз вазыйфаларын калдыру ниятенме, әллә башканымы. Бу мәсьәләгә карата Рәшит Әхмәтов фикере исә мондыйрак.

Минемчә Шәймиев сайлаулардан соң да президент вазыйфасын башкаруны дәвам итәр, чөнки Путин урынына килгән яңа президент үзен ничек күрсәтер әлегә билгесез.

Шулай итеп илдә сайлау алды сәяси үзгәрешләр дәвам итә.

Гадел Галәметдин.

XS
SM
MD
LG