Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 03:07

Татар-мөслимә хатын-кызлары уртак мәсьәләләре хакында фикер алышты


Пәнҗешәмбе көнне “Казан” милли-мәдәни үзәгендә «XXI гасыр хатын-кызы: гаилә һәм җәмгыять» дип исемләнгән хатын-кызлар форумы узды. Бу чарада заманча хатын-кыз нинди булырга тиешлеге, аның җәмгыятьтә тоткан урыны, проблемалары хакында сүз барды. Инде хәбәр иткәнебезчә, бу форум 1917нче елны узган Русия мөселман хатын-кызларының I корылтаеның 90 еллыгы уңаеннан оештырылды. Чит илләрдән һәм Русиянең 40тан артык төбәгеннән хатын-кызлар килгән иде. Шулай ук Татарстаннан да барлык татар һәм мөселман иҗтимагый оешмалары хатын-кызлары катнашты. Бу чара беренче чиратта татар-мөселман ханымнары һәм кызлары өчен танышу, күрешү урыны булды. Хатын-кызны борчыган мәсьәләләрне күбрәк Татарстан һәм чит илдән килгән җитәкче ханымнар күтәрде. Форумның ачылышында ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева татар-мөселман хаты-кызлары өчен бүген зур мөмкинлекләр ачыла дип билгеләп узды.

Русия күләмендә Президент тарафыннан Грантлар бирелә. Димәк проектлар белән чыгу, акчалар алу кирәк. Моңа дәүләт тә ярдәм итә. Без бу мөмкинлектән кулланырга гына тиешбез.

Зилә Вәлиева әйтүенчә, киләсе елга Русиядә “Гаилә елы” дип игълан ителгән. Шуңа татар хатын-кызларына да махсус программалар булдыру кирәклеге әйтелде. Бүгенге җәмгыятьтә ике төрле хатын-кызлар барлыкка килде. Аның берсе – үзенең күп вакытын эшкә, дәрәҗәсен үстерүгә багышлаучы, икенчесе гаиләгә өстенлек бирүче мөслимләр. Әмма мөслимәләрнең дә күпчелеге иҗтимагый тормыштан артта калырга теләми. Төркия депутаты, Бөтентөрки хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Шенол Бал 90 ел элек тә мөслимәләр беренче Корылтайларында хатын-кызлар тәрәкыяте, хатын-кыз белән ир-атларның бер дәрәҗәдә булуы өчен көрәш алып барганнар. Бүген дә әле бу мәсьәлә мөһим булып кала дип белдерде. Шенол Бал глобальләшү чоры бер яктан хатын-кызларга ярдәм итсә, икенче яктан зыян китерүен әйтте.

Глобальләшү Көнбатыштан килә. Һәм кеше хокукларын яклау, демократия әкренләп тормышка аша. Әмма бу яңа проблемаларга китерде, аерым алганда Халыкара террорчылык, халыкларны күчерү, этник проблемалар, финанс банкротлык, мәдәниятләр ассимиляциясе, ачлык барлыкка килде һәм анда күбрәк хатын-кызлар һәм балалар зыян күрә.

Бөтентөрки хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Шенол Бал глобальләшүдә үз миллилегебезне саклап калырга тиешбез һәм монда хатын-кызларның бурычы зур. Киләчәк буынны тәрбияләү алардан тора, диелде.

Таркалучы гаиләләр, ирләр һәм хатыннар арасындагы җавапсызлык, эшсезлек гаиләнең кыймәтлелеген югалтыуына китерә дип белдерде Төркия кунагы.

XXI гасыр хатын-кызы: гаилә һәм җәмгыять» форумында түгәрәк өстәлләр оештырылды. Күпләрендә бу түгәрәк өстәлләр докладлар укуга кайтып калды. Яшьләр утырышы гына 4 төркемгә бүленеп фикер алышу рәвешендә барды. Анда бүгенге яшьләрнең телне белмәсә дә дингә тартылуы, мода өчен генә яулык бәйләүләре, татар теленә ихтыяҗ тудыру хакында сөйләшүләр булды.

Ландыш Харрасова

XS
SM
MD
LG