Accessibility links

Чаллылар Америка банкын талый


Начар хәбәр тиз тарала, дигән әйтем бар. Бүген бәян ителәчәк вакыйга әлеге әйтемчә әллә-ни туры килми. Чөнки, Чаллы егетләренең 18нче августта Америкада банк талаулары хакында 12-13 сентябрьләрдә генә киң җәмәгатьчелеккә билгеле булды. Чәршәмбе көнне, шушы вакыйга хакында беренчеләрдән булып “Кичке Чаллы” газетасы язып чыкты. Анда, Огайода булган талау болай тасвирлана:

“Федераль тикшерүләр бүлеге вәкиле Тодд Панфил сүзләренчә, 18нче август көнне Норт-Ройалтон шәһәрендәге V.S. Банк хезмәткәрләре талау турында ФБРга шалтыраталар. Алар, пистолетлар белән коралланган ак тәнле ике кешенең әле генә банкка һөҗүм итүләрен хәбәр итәләр. Тикшерү барышында шунысы ачыклана, һөҗүм итүчеләрнең икесе дә кара битлек кигән һәм зур пистолетлар тоткан була. Шушы коралларны ике кассир хатынга юнәлтеп, акча таләп итәләр. Кассирлар, үз чиратларында, кул астындагы тартмалардан акча алып, каракларның капчыкларына сала. Шушы эшләр башкарылгач, талаучылар качып китә. Банкның куркынычсызлык хезмәте вәкиле килеп җитүгә, күпме акча урлауын ачыклый. Угрылар алып киткән акчаның күләме 7309 доллар була. Җинаятьне тикшерү ФБР карамагына типшырыла. ФБР вәкилләренең патруль машинасы талау урынына ашыкканда, мондый хәбәр ала, каракларга охшаган ике кеше банктан ерак булмаган куаклар арасына кереп киткән. Шул якка машинасын борган полицейский Джим Аймаре агачлар арасыннан чыгып килүче яшь кешене күреп ала һәм аны тоткарлый. “Нишләп йөрисең?”- дигән сорауга, егет: “Һава сулап йөрим”, дип җавап бирә. Полицейский өстәмә көчләр чакырта һәм урманда пистолет, кара битлек, акчаны табып алалар. Полиция тоткарланган егетне кулга ала. Ул Чаллыдан, 19 яшьлек Михаил Сакара булып чыга. Аның иптәше, шулай ук Чаллы егете, 20 яшьлек Александр Клещевников та тиз арада полиция кулына еләгә. Икенче көнне алар кылган җинаятьләрен таныйлар. Ә менә кораллары һава пистолеты булып чыга. Огайоның төньяк округында Кливленд шәһәре федераль мәхкәмәсе Чаллыларга карата җинаять эше кузгата.”

Интернет, матбугат аша Чаллы шәһәренә менә шундый мәгьлүмәтләр килеп иреште. Кем ул Михаил Сакара, Александр Клещевников? Аларның әти-әниләре булган вакыйга турында ни уйлый? “Азатлык” хәбәрчесе шушындый сорауларга ачыклык кертергә тырышты. Белешмәләр бүлегеннән алган телефон хуҗалары, мондай андый кешеләр яшәми, дип җавап бирделәр. Шәһәр эчке эшләр идарәсе матбугат үзәге дә, федераль куркынычсызлык хезмәте дә мәгьлүмәтләр бирә алмады, яки бирергә теләмәде.

Шәһәр журналистларының кайберләре хәзер Америкага, Русиянең тышкы эшләр министрлыгына шалтырату белән мәшгуль. Эфир телекомпаниясе сорауларына, мәсәлән, Русия тышкы эшләр министрлыгы вәкиле болай дип җавап биргән:

- Русияләр тарафыннан чит илләрдә күп җинаять кылына, шунлыктан, аерым очрак хакында берни дә әйтә алмыйбыз.

Банк талаган Чаллы егетләренең Виза вакыты бетеп, Америкадан китәр вакытлары да җиткән булган. Анда күпмегә калачакларын мәхкәмә хәл итәчәк.

Чаллы, Гафиулла Газиз

XS
SM
MD
LG