Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда тагын бәрелешләр


Әфганстанда талиблар белән НАТО көчләре арасында узган бер тәүлек эчендәге көчле бәрелешләрдә 75 гыйсьянчы юк ителгән.

Халыкара хәрби көчләр җитәкчелеге мәгълүматларына күрә, 45 гыйсьянчы илнең Урызган төбәгендә үтерелгән. Сугыш хәрәкәтләре анда чәршәмбе кичен башланган иде. Ул чакта талиблар НАТО хәрби көчләре белән әфган армиясенең берлектәге партруле төркеменә һөҗүм итә. Гаскәриләргә бераздан ярдәмгә хәрби очкычлар да чакыртыла.

Тагын да 30 гыйсьянчы Кандагар белән Зәбул провинцияләрендә юк ителгән. Гаскәриләр арасында корбаннар турында әйтелми.
XS
SM
MD
LG