Accessibility links

Кайнар хәбәр

Индонезиядә тагын җир тетрәү


Индонезиянең көнбатыш ярында, Суматра утравы ярларында тагын да җир тетрәү булып алды. Әлегә корбаннар һәм җимерелүләр турында мәгълүматлар юк.

Америка Кушма Штатларының Геология хезмәте мәгълүматларына күрә, соңгы тетрәүләрнең көче Рихтер үлчәме белән 7,5 дәрәҗәгә җиткән. Икенче тәүлек инде биредә цунами куркынычы булу ихтималлыгын да кисәтәләр.

Чәршәмбе көнне Индонезия ярларында булган җир тетрәүләр нәтиҗәсендә ким дигәндә 9 кеше һәлак булган, дистәләрчәсе яраланган.
XS
SM
MD
LG