Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә быел меңнән артык кеше урланган


Русиядә быелның башыннан җәмгысе мең чамасы кеше урланган. Эчке эшләр министрлыгы каршындагы оешкан җинаятьчелек һәм террорчылык белән көрәш бүлеге вәкиле Таймаз Имаков хәбәренә караганда, моның ише җинаятьләр аз ачыклана. Аның сәбәбен, аерым алганда, кешеләрнең милициягә мөрәҗәгать итүеннән куркуына, шулай ук куәт оешмаларына гомум ышанмаучылык белән нигезлиләр. Бу хәл аеруча Төньяк Кавказда күзәтелә.
XS
SM
MD
LG