Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 05:11

Киевтә Украина-Ауропа Берлеге киңәшмәсе ачылды


Киевтә Украина белән Ауропа Берлегенең ел саен оештырыла торган киңәшмәсе үз эшен башлады. Президент Виктор Ющенко һәм премьер-министр Виктор Янукович Ауропа Комиссиясе башлыгы Жозе Мануэль Баррозу белән ике яклы мөнәсәбәтләр турында сөйләшүләр алып бара.

Әлеге очрашу алдыннан Ауропа Берлеге җитәкчелеге әгъзасы Хавьер Солана бер әңгәмәдә Ауропа Берлегенең Украина белән элемтәләрен ныгытырга омтылуы турында әйтте.

Шулай да әлегә Киевка Ауропа Берлегендә тулы хокуклы әгъзалык түгел, ә сәяси һәм икътисади өлкәләрдә тыгыз хезмәттәшлек турында килешү генә тәкъдим ителә.

XS
SM
MD
LG