Accessibility links

Татарстан премьер-министры республикада торак төзелеше белән канәгать түгел


Җомга Хокүмәттә, Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов рәислегендә үткән җыелышта, узган ел эчендә республикада торак төзелеше буенча эш нәтиҗәләре канәгатьләнерлек түгел дип әйтелде. Рәсми мәгълүматларга караганда, 2007 елның гыйнвар – август айларында 1 миллион 268 мең квадрат метр торак йорт файдалануга тапшырылган. Бу – еллык план әлегә 62,5 процентка гына үтәлгән дигән сүз. Ә ел инде тәмамланып килә. “Башта акча юк иде, хәзер ул да бар, тик аны тиешенчә эшкә җигә белмисез. Гомум сүзләр белән түгел. 1 атна эчендә конкрет мисалларда, кемнең ничек эшләгәне һәм эшләмәгәне турында төгәл мәгълүмат бирегез. Халык та белсен, урыннардагы җитәкчеләрнең торак төзүдә ничек хәрәкәт итүләрен”, - дип таләп итте Рөстәм Миңнеханов, бу эштәге җаваплы түрәләргә мөрәҗәгать итеп. Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Хөснуллин билгеләп үткәнчә, төзелеш өчен уңайлы булган җәйге вакыттан ни төзүчеләр, ни муниципаль берәмлекләр тиешенчә файланмады. Шулай да август аеннан 34 муниципаль районда торакны файдалануга тапшыру темпы 10 процентка үсүе күзәтелгән.

Премьер-министр җыелышта катнашучы аерым төбәкләргә тукталып, алдагы елларда Чаллы һәм Түбән Кама калаларында торак төзү күләмнәрен арттыру турында уйларга һәм конкрет тәкъдимнәр белән чыгарга йөкләде.

XS
SM
MD
LG