Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киевтә Украина-Ауропа Берлеге киңәшмәсе ачылды


Киевтә Украина белән Ауропа Берлегенең ел саен оештырыла торган киңәшмәсе булып үтте. Анда президент Виктор Ющенко һәм премьер-министр Виктор Янукович Ауропа Комиссиясе башлыгы Жозе Мануэль Баррозу белән ике яклы мөнәсәбәтләр турында сөйләшүләр алып барды.

Әлеге очрашу алдыннан Ауропа Берлеге җитәкчелеге әгъзасы Хавьер Солана бер әңгәмәдә Ауропа Берлегенең Украина белән элемтәләрен ныгытырга омтылуы турында әйтте.

Шулай да әлегә Киевка Ауропа Берлегендә тулы хокуклы әгъзалык түгел, ә сәяси һәм икътисади өлкәләрдә тыгыз хезмәттәшлек турында килешү генә тәкъдим ителә.
XS
SM
MD
LG