Accessibility links

Кайнар хәбәр

Индонезиядә тагын җир тетрәү булды


Индонезиянең көнбатыш ярында, Суматра утравы ярларында тагын да җир тетрәү булып алды. Әлегә корбаннар һәм җимерелүләр турында мәгълүматлар юк. Анда цунами булу куркынычы хакында игълан ителгән.

Соңгы тетрәүләрнең көче Рихтер үлчәме белән 7 дәрәҗә тирәсе булган. Өченче тәүлек инде биредә цунами куркынычы булу ихтималлыгын да кисәтәләр.

Чәршәмбе көнне Индонезия ярларында булган тәүге җир тетрәүләр нәтиҗәсендә ким дигәндә 9 кеше һәлак булган, дистәләрчәсе яраланган иде.
XS
SM
MD
LG