Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Независимая газета”ның мөхәррир урынбасары кулга алынды


Мәскәүнең Тверь районы мәхкәмәсе “Независимая газета” мөхәррире урынбасары Борис Земцовны кулга алу өчен фатыйха бирде.

Борис Земцов, куркытып акча алу омтылышында гаепләнеп, кичә тоткарланган иде. “Независимая газета” вәкилләре әйтүенчә, Земцовка авыл хуҗалыгы министры Алексей Гордеевтан, аның ярдәмчесе аша, акча таптыру гаебе тагыла. Имеш, гәзит урынбасары министрдан, аның хакында яман мәгълүматлар бастыру белән куркытып, акча таләп иткән.

Шул ук вакытта “Независимая газета” җитәкчелеге әлеге гаепләүләрне алдан ук ныклы уйланган хөсетлек, дип белдерә һәм моны бәйсез матбугатка басым ясау омтылышы дип бәяли.
XS
SM
MD
LG