Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 14:52

Чаллыда укулар төрле вакытта башлана


Узган ел Чаллы мәгариф идарәсе шәһәр мәктәпләендә кызыклы гына тәҗрибә башланды. Сәламәтлек саклау идарәсе, табиблар белән килешеп, мәктәптә дәресләрне иртәнге сәгать 9дан башлау турында карар кабул итте. Моңарчы дәресләр еллар буена сәгать 8дә башланды. Әлеге үзгәреш ата-аналарда шактый бәхәсләр уятты. Баланың мәктәпкә 9га баруы кеинәрнедер нык шатландырса, кемдәдер зур ризасызлык тудырды. Мәктәптәге җыешларда ата-аналар ике төркемгә бүленеп, укуның 8дә яки 9да башлануын таләп итү очраклары да булды. Нәтиҗәдә кайбер мәктәпләр әти-әниләр басымы астында укуны элекке кебек 8дә башларга мәҗбүр булды. Быелгы уку елында, шушы көннәргә кадәр мәктәп дәресләре 8дә башланды. Күптән түгел көн тәртибе үзгәртелде һәм ул тагын узган елгыдан аерылып тора. Шушы үзгәрешләр, аның максаты хакында шәһәр мәгариф идарәсе башлыгының беренче урынбасары Илдар Яруллин “Азатлык”ка болай диде:

- Бүген 15 мәктәп укуны 9дан башлый, 20 мәктәп сәг. 8дән, 50 мәктәп 8 сәгать 30 минутта башлый. Бу балаларның сәламәтлеген яхшырту максатыннан эшләнә. Табиблар моны яклый. Әлеге үзгәрешләр укучы өчен.

Әле быел мәктәпләрдә ата-аналар җыелышлары үткәрелмәде. Шунлыктан күләмле фикерләрне җиткереп булмый. Шулай да алдагы сөйләшү уртак фикергә килү кыен иәнен күрсәтә. Әңгәмәдәшем исемен әйтмәүне, баласының кайсы мәктәптә укуын күрсәтмәүне сорады:

- Минем баламның дәресләре 8дә башланса, отышлы була дип саныйм. Чөнки укудан соң төрле түгәрәкләргә йөрергә вакыты кала. Аның укуы 9 яртыда башлана, ләкин мәктәпкә төгәл 8гә килүне таләп итәләр. Менә монысы аңлашылмый.

Хәер, шти-әниләр арасында гына түгел, укучылар арасында дә бердәмлек юк. 54нче гимназия укучыларын тыңлыйк. Азат һәм Булат:

-Уку иртәнге 8дә башланса миңа әйбәтрәк. Урамда уйнарга, компьютерга вакытым күбрәк калыр иде.

- 9нчы яртыда башланган дәрес ошый. Чөнки күбрәк йокларга була.

Гафиулла Газиз, Чаллы

XS
SM
MD
LG